Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 4

2022-08-28 11:30:36 "Уфа" футбол такымы финанс проблемалар аркасында Беренче лигадан китәргә мөмкин.

"Уфа"ның мөдире Шамил Газизов финанс кыенлыклар барлыгын раслады, дип яза "Новости Башкортстана" телеграм каналы.

“Финанслау белән һәрвакыт проблемалар кичердек. Алар күптән башланды. Беренче лигадан китәрбезме? Без түзәрбез дип уйлыйм ", дигән ул.

Шул ук вакытта Башкортстан Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүдә бик тырыш. Бу атнада 25нче ярдәм җибәрелде.

Эш булмау сәбәпле, Башкортстандагы ирләрнең күбесе вахта юлы белән Себергә китеп эшли.

Украина сугышына китеп һәлак булучы башкортстаннарның саны көннән-көн арта. Аларның рәсми расланган саны 170тән артты.
306 views08:30
Открыть/Комментировать
2022-08-28 10:30:38 Узган атна Лондондагы "Заман" татар-башкорт җәмгыяте чәкчәк әзерләү остаханәсе оештыруы турында хәбәр иткән идек инде. Аларның эшчәнлеге моның белән генә чикләнми. Татар конгрессына кермәсәләр дә, лидерлары булмаса да алар татар тарихы, ислам дине турында лекцияләр дә уздыра, балаларга татарча бәйрәмнәр дә ясый, пикникларга да чыга.

"Хәзерге вакытта бездә оештыручылар, волонтерларның искиткеч такымы формалашты, үзебезнең команда белән горурланам, анда үзара хөрмәт, ышаныч, кирәкле эшне эшләргә әзерлек бар. Барысының да позицияләре тигез", ди җәмгыять вәкиле Әмирә Гатина.

"Татар конгрессына керү оешмага ни бирә? Быелгы җыендагы резолюция текстын күргәч, безнең исләребез китте", ди ул.

Туларак монда, ачылмаса көзге сайт аша керегез.
305 views07:30
Открыть/Комментировать
2022-08-28 09:28:00 28 август - быелгы җәйнең соңгы якшәмбесен кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз

Мәскәүдә Русия армиясе баш штабы хезмәткәренең BMW X6 машинасына ут төртүдә шикләнелгән 65 яшьлек ханым тоткарланган. Тоткарланучы үзенең гамәлен Украинадагы сугышка каршы булуы белән аңлаткан. Бу хакта "Baza" яза.

Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Запопрожье атом электр станциясендә төрмә булдырган һәм шунда волонтерлар, эшмәкәрләр һәм гади халыкны җәфалый. Бу хакта "Көнчыгыш хокук яклау төркеме"нә сылтама белән Интерфакс-Украина хәбәр итә. Хокук яклаучылар сүзләренчә, төрмә булдыручылар аны "Энергетик" дип атый. "Тоткарланганнарны "вагнерчылар" электр тогы белән җәфалый, целлофан пакетлар белән буа, аяк табаннарына хлор кушылмасын агыза һәм башкалар" дип хәбәр ителә хокук яклаучылар хәбәрендә.

800дән артык ятим һәм ата-анасы карамагыннан мәхрүм калган балаларны куркыныч төбәкләрдән эвакуацияләү планлаштырыла, ди Украинаның вакытлыча басып алынган җирләрне реинтеграцияләү министры Ирина Верещук. "Хәзер Запорожье, Днепропетровски һәм башка төбәкләрдән мондый балаларны максатчан эвакуацияләү башланды. Без 800дән артык баланы эвакуацияләргә уйлыйбыз", диде ул. Җәй көне Одесса һәм Чернигов өлкәләрендәге интернатлардан 127 бала, опекуннары белән бергә, реабилитация өчен чит илгә озатылды. Гомумән алганда, Украинада сугыш башлангач, 24 февральдән, 6000дән артык ятим имин төбәкләргә күчерелде.

Самарда Тикшерү изоляторында утыручыларны мәхкәмәгә богауларда китерә башлаганнар. Бу хакта үз Телеграм каналында адвокат Руслан Нәгыев яза. "Минем яклауда булучыны СИЗОдан мәхкәмәгә богауларда алып килә башладылар. Аның сүзләренчә, гаепнең нинди авырлыкта булуына карамастан, башкаларны да мәхкәмәгә алып барганда кулларын һәм аякларын чылбыр белән богаулыйлар.... Бу ачыктан-ачык кеше хокуклары һәм БМОның җәфалауларга каршы конвенциясен бозу. Кеше бит әле хөкем ителмәгән, ә бәлки акларлар" ди Нәгыев.

Әлегә шундый хәбәрләр. Сездә, бәлки, күңеллерәк хәбәрләр бардыр. Булса, безнең белән дә бүлешегез. Бергәләп укыйк, карыйк. Азатлыктан аерылмагыз.
320 viewsedited  06:28
Открыть/Комментировать
2022-08-27 19:39:43 Татарстан Дәүләт шурасына узачак сайлаудагы бүлгеләрдә камералар куелмаячак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, камералар ике территориаль сайлау комиссиясендә генә куелачак. Ә анда тавыш бирү узмый. Бу камераларны тар даирә генә карый алачак. Видекүзәтү оештырылмауны акча юклык белән аңлаталар.

Татарстан Дәүләт шурасына өстәмә сайлау 11 сентябрьдә узачак. Бүгенгә республика парламентында ике депутат урыны буш. Бу узган ел "Бердәм Русия" фиркасе вәкилләре – Марат Нуриев һәм Илья Вольфсонның Русия Дәүләт думасына сайлануы белән бәйле. Дәүләт шурасында бушаган ике урын өчен барлыгы 12 намзәт дәгъва кыла.
359 views16:39
Открыть/Комментировать
2022-08-27 18:27:10 Русия думасында Башкортстан депутаты Иван Сухарев (ЛДПР) хакимиятне тәнкыйтьләгән русияләрне ватандашлыктан мәхрүм итәргә чакыра Элегрәк ул Русиядән киткән шоу-бизнес йолдызлары – Иван Ургант, Максим Галкин һәм Чулпан Хаматованың керем чыганакларын тикшерү…
362 viewsedited  15:27
Открыть/Комментировать
2022-08-27 16:40:08
Башкортстаннан тагын бер кеше Украинадагы сугышта һәлак булган.

Руслан Мөхәммәтгалин - 23 яшь, Учалы районы Илтабан авылыннан. Контракт хезмәте кече сержанты булган. Иртәгә туган авылында җирләячәкләр.

Башкортстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләр исемлеген Азатлыкта карарга мөмкин. Бирегә бары тик рәсми расланган фамилияләр генә кергән. Гадәттә аларны район башлыклары хәбәр итә.
371 views13:40
Открыть/Комментировать
2022-06-24 11:05:02
Украинада дүрт ай сугыш бара. Русия хакимиятләренең һәлак булучылар турында мәгълүматны яшерәчәген фаразлап, Азатлык беренче көннән бирле сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен барлый башлады.

Фараз дөрес булып чыкты – югалган, һәлак булганнарның исемнәрен күпләр рәсми хәбәрләрдән түгел, ә Азатлык исемлегеннән белде.

Бүгенгә билгеле саннар – Русиянең Украинага һөҗүмендә Татарстаннан 84, Башкортстаннан 115 кеше һәлак булган.

Берничә көннән Азатлыкта яңа проект чыгачак. Сезнең тирәдә сугыш барганына әле дә ышанмаган кешеләр бармы? Бу сүзләрне һәм яңа проектны аларга җибәрегез.
86 viewsedited  08:05
Открыть/Комментировать
2022-06-24 11:05:02 Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш ителгән, дип яза "Ведомости". Бу хакта басмага дүрт чыганагы сөйләгән.

"Хәзер ял алуга гариза биргән вакытта, кулдан чит илдә ял ниятләнми дип язуны да таләп итәләр", дигән чыганакларның берсе. Шулай ук алдан әңгәмә үткәрәләр, геосәяси вазгыять хәзер катлаулы һәм Русиядән читкә китмәү – яхшырак дип аңлаталар", дип сөйләгән ул.

Шул ук вакытта чит илгә чыкмаячаклары турындагы вәгъдәләрен бозганда нәрсә булачагы турында депутат ярдәмчеләренә мәгълүмат бирмиләр, диелә.

Басманың тагын бер әңгәмәдәшчесе, чит илгә чыгуга турыдан-туры тыю юк, бу "киңәшләр дәрәҗәсендә" генә дип белдергән.

Канун нигезендә 450 депутатның һәркайсының штатта иң күбе җиде ярдәмчесе булырга мөмкин.

Март ахырында Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип хәбәр ителгән иде. Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк, диелде.
82 viewsedited  08:05
Открыть/Комментировать
2022-06-24 09:49:39
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыру динамикасын моннан күреп була.
183 views06:49
Открыть/Комментировать
2022-06-24 09:43:57 2017 елда татар теленә һөҗүм башланганнан соң Азатлыкның ел саен татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кимиячәк дигән кисәтүе тормышка ашты. Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Татар телле белгечләрнең киләчәктә юкка чыгуын ничек туктатырга мөмкин? Фикерләр төрле.

Татарстан парламенты депутаты Рамил Төхвәтуллин республикадагы бердәнбер баланың татар теленнән чыгарылыш имтиханы бирүен фаҗига дип атады. Аның фикеренчә, милли мәгарифкә игътибарны арттыру зарури, әмма Русиядәге сәяси вазгыятьтә милли мәгариф тармагында куллар богаулы.

Тулырак безнең сайтта, ачылмаса көзге-сайт.
214 viewsedited  06:43
Открыть/Комментировать