Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 3

2022-08-28 20:00:35 Анападагы хәрби шәһәрчектә яшәүчеләр коймадагы капканы ошатмаган күршеләре өстеннән әләк язган. Бу хакта Любовь Соболь телеграм каналы яза.

Хатын-кызлар арасындагы бәхәс элеккеге хәрби Асия Шәрәфетдинованың төрле торак йортлар янындагы участоклар арасындагы коймага капка урнаштыруга каршы чыкканга туган. Бу капканы урнаштырырга кем рөхсәт иткән дигән сорауга Шәрәфетдинова күршеләренең берсеннән "бу саклану министрлыгы җире, нәрсә телибез, шуны эшлибез" һәм "без хәрбиләрнең хатыннары, безнең ирләр Украинада сезнең арт саннарыгызны каплый" дигән сүзләр ишетә.

Шуннан соң Шәрәфетдинованы "Бук сезнең хәрбиләрегез. Хәрбиләрнең гаиләләре – адәм актыклары. Хәрби операция дә – актык эш" сүзләрен әйтте диеп Русия гаскәрләрен "дискредитацияләүдә" гаеплиләр. Дөрес, мәхкәмәдә аның өстеннән әләк язган күрше хатыннары Шәрәфетдинованың чыннан да бу сүзләрне әйтүен исбатлый алмый; мәхкәмә Шәрәфетдинованы аклый.

Русиядә әләкләү гадәте советлар вакытындагы кебек кире кайтырмы?
232 viewsedited  17:00
Открыть/Комментировать
2022-08-28 19:06:10 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинада баручы сугыш вакытында русияләргә бердәм булырга чакырды һәм православ дине белән горурланунын әйтте. Бу хакта ул 28 августта Зөя утравында Успения чиркәве яңарышының 25 еллыгына багышланган тантанада белдерде.

"Мин тынычлык, безнең илнең көчле булуын телим, махсус хәрби операция барган вакытта русияләр бердәм булырга тиеш", диде ул чиркәү әһелләрен котлап. Шунда ук Миңнеханов "без республика, үзебезнең православ дине белән горурланабыз", дип тә өстәде.

Татарстан митрополиты Кирилл Зөяне кайтарган өчен рәхмәт җиткереп, утрауда "урыс җире өчен" дога кылуын әйтте.

Миңнеханов митрополитка тәре дә бүләк итте.

Чарада дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашты.

Республика рәсмиләре Зөядә яңа ачылган монастырь паркын зыярат иттеләр. Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бакчада җәяүле юл хач рәвешендә ясалган.
269 views16:06
Открыть/Комментировать
2022-08-28 18:00:24 Харьков өлкәсенең берничә районын утка тоту нәтиҗәсендә бер кеше үлде, икесе яраланды. Бу турыда Харьков өлкәсе башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, торак биналар җимерелгән һәм урман янгыннары башланган.

Харьков һәм аның бистәләре Украинада Русия сугыш башлаганнан бирле көн саен диярлек утка тотыла. Төбәк прокуратурасы мәгълүматларынча, август башында, атыш нәтиҗәсендә 1000нән артык тыныч кеше үтерелде, шуларның 50се бала, 2000нән артык кеше җәрәхәтләнде.
275 views15:00
Открыть/Комментировать
2022-08-28 16:50:07
Оренбур өлкәсеннән башкорт Илшат Кинҗәбаев сәяси эзәрлекләүләр сәбәпле Германиягә күчәргә мәҗбүр булган. Бу хакта БашНацПолит телеграм каналы яза.

Кинҗәбаев Русияне суверен Украинага бәреп кергән агрессор ил дип атый... Аны күп кенә танышларының Русия президенты Владимир Путинның бу гамәлләрен хуплавы гаҗәпләндергән. Ул Путин сәясәтенең россиян милләтен булдыру концепциясенә нигезләнүе әйтә.

"Украинага басып керү сугышы башлап "Русия чираттагы тапкыр бөтен дөньяга урыс дөньясының империячел асылын күрсәтте. Агрессив колониаль Русиядә Башкортстан республика киләчәген инде күзаллап булмый", ди ул. Кинзябаев Башкорт милли сәяси үзәгенең карашларына яклау белдерә.
"Хәзер Русиянең әсир милләтләре өчен берләшеп империянең умырткасын сындыру һәм ниһаять иреккә ирешү, үз дәүләтеңә ирешү өчен өчен зур тарихи мөмкинлек", ди ул.
286 views13:50
Открыть/Комментировать
2022-08-28 16:01:00 Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары Русия белән виза килешүен туктатырга уйлыйлар, дип яза Financial Times.

Бу мәсьәлә турында сөйләшүләрдә катнашкан Европа берлегенең өч вәкиле сишәмбе көнне Праһада башланачак ике көнлек утырышта әлеге карарга сәяси яклау белдерәчәкләрен әйтте.

Элегерәк Чехия хакимияте Европа берлеге илләре һәм Русия арасында виза алу мөмкинлеген тулысынча туктатырга тәкъдим итте. Әгәр дә карар кабул ителсә, русияләр әле дә виза алу өчен мөрәҗәгать итә алалар, ләкин моның өчен аларга күбрәк документлар тапшыру кирәк булачак, аларны карау вакыты артачак, һәм виза өчен түләү € 35тән € 80гә кадәр артачак.

Соңгы берничә атна эчендә берничә Европа илләре хакимияте русияләргә виза алуны тыярга өндәде, калган өлеше мондый карарга каршы булуын әйтте. Брюссель берлек дәрәҗәсендә мондый карарлар кабул итү мөмкин түгеллекне әйтте.
275 viewsedited  13:01
Открыть/Комментировать
2022-08-28 14:55:52 Татарстан мәктәпләрендә туган телләр укыту дәресләре саны кимемәячәк. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов Казан мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә белдергән. Бу хакта министрлык хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, һәрбер мәктәптә туган тел дәресләре билгеләнгән күләмнән азрак укытылмаска тиеш. Яңартылган федераль стандартларының беренче өлгесендә укыту сәгатьләре кимрәк каралган булган.

"Безнең республика һәм башка төбәкләрнең ярдәме белән Русия мәгариф министрлыгы безгә йөз белән борылды һәм укыту күләмен узган елдагы дәрәҗәгә калдырды", диде ул.

Моңа кадәр мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе уку елыннан Татарстанда дәүләт теле буларак татар теле укытыла башлавын белдерде. Моның өчен ата-аналарга гариза язарга туры киләчәк.
285 views11:55
Открыть/Комментировать
2022-08-28 13:56:01
Казан активисты Марк Серов үтерелгән Чечня активисты, 1ADAT оппозиция телеграм каналының модераторы Салман Тепсуркаев истәлегенә Казанның Кол Шәриф мәчете янында акция уздыра. Бу хакта Идел.Реалии хәбәр итә.

"Җафалауга каршы комитет" мәгълүматынча, 2020 елны югалган Тепсуркаевка видеога үз-үзен газаплау кушылганнан соң үлә. Аның үлеме 2022 елның августында гына билгеле була.

Тепсуркаев урланганнан соң, ике көн узгач чыккан видео Чечняда шау-шу тудырган иде. Чечня хакимияте ул вакытта 19 яшь кенә булган егетне тоткарлауга катнашлыгы юклыгын әйтте.
292 viewsedited  10:56
Открыть/Комментировать
2022-08-28 13:32:01
Башкортстанның Октябрьски шәһәреннән Вадим Венюковның үлеме турында шәһәрнең хакимият башлыгы Алексей Шмелев хәбәр итте.

Венюковка 22 яшь булган. Ул 20нче санлы мәктәпне һәм Октябрьски нефть көллиятен тәмамлаган. 2019 елның апрелендә хәрби хезмәткә алынган. 2020 елның мартында хәрби хезмәтне килешү нигезендә дәвам итү турында килешү имзалаган.
287 views10:32
Открыть/Комментировать
2022-08-28 13:30:29
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер сугышчы һәлак булган.

Стәрлетамактан 26 яшьлек Виктор Заплоховның үлеме турында район хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов хәбәр итте.

Заплохов ефрейтор, юстиция лейтенанты булган. Килешү нигезендә хезмәт иткән.

Аны бүген Стәрлетамакта җирләделәр.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә, Татарстаннан үлүчеләр саны 114, Башкортстаннан 175 кешегә җитте.
277 views10:30
Открыть/Комментировать
2022-08-28 12:30:35
#суверенитетка32ел

Бүген 1994 елның 30 августында чыккан "Ватаным Татарстан" гәзитенә күз салыйк. Өметле баш исемнәр дә игътибарны җәлеп итә: "Кыю атна, мөстәкыйль Татарстан", "Күңелләрдә өмет нуры", "Зур эшләр көтә" һәм башкалар.

Укучыларга Татарстан Конституциясеннән өзекләр, "Төп нигезем – Татарстан" ватанпәрвәр җыры да тәкъдим ителә. Тарих турында язмаларга да урын табылган.
295 views09:30
Открыть/Комментировать