Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 7

2022-06-22 18:40:07
Башкортстан кешесенең үзәк район хастаханәсендә юлыккан вазгыятькә ачуы чыккан. Әйтүенчә, анализлар өчен аңа үзе белән кәгазь китерүен сораганнар. Кәгазь беркайда да булмаган

"Бүген поликлиникада булдым. Минем анализларымны бастыру өчен кәгазь сорыйлар! Эзләргә киттем. Теркәлү бүлегендә дә кәгазь юк. Бу нинди яңалык?

Ишембай районы үзәк хастаханәсе, Стахановская 75. Хезмәткәрләрне генә үз акчаларына кәгазь сатып алырга мәҗбүр итмәгез", - дип язган төбәк башлыгы аккаунтында Роберт М. исемле интернет кулланучы.

Март башында җитештерүдә химикатлар белән проблем туу аркасында бөтен ил буйлап гадәти кәгазь кытлыгы барлыкка килде. Соңрак бәясе төште, ләкин хәзер кәгазь саргайды һәм "эко" дип атала башлады.

“Эко” кәгазь сезгә ошыймы?

Фото:
newsbash сәхифәсеннән.
143 views15:40
Открыть/Комментировать
2022-06-22 17:40:08 21 июньдә АКШ Синҗанда - Кытай хакимиятләре уйгырларга карата репрессияләр һәм геноцид кыла торган төбәктә җитештерелгән теләсә нинди тауарны илгә кертүне тыйды, дип хәбәр итә CNN.

2021 ел ахырында кабул ителгән Уйгырларны мәҗбүри эшләтүне булдырмау турындагы канунга ярашлы, АКШның таможня- чик буе хезмәте бу төбәктә җитештерелгән барлык тауарларны кире борачак. Синҗандагы ширкәтләр яки хакимият белән бәйле дип табылган, әмма төбәктән читтә җитештерүче оешмаларның тауарлары да кертелмәячәк.

"Импортерлар яңадан тауар кертә башларга теләсә, хакимиятләргә бу тауарларның мәҗбүри хезмәт кулланып җитештерелмәвенә ышандырырдай дәлилләр күрсәтергә тиеш булачак", дип белдергәннәр хезмәттә.

Кытайның сәүдә министрлыгы бу тыюга "катгый рәвештә каршы" булуын белдерде, министрлык сүзләренчә, бу "ике илнең дә ширкәтләре һәм кулланучылары мәнфәгатьләренә җитди зарар сала".

"Дөреслек шунда – Кытай кануннары мәҗбүри хезмәтне турыдан-туры тыя", дип белдерде министрлык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау өчен "кирәкле чаралар" күрәчәген әйтте.
179 viewsedited  14:40
Открыть/Комментировать
2022-06-22 16:40:04 22 июньдә Актаныш район шурасы депутатлары район башлыгы вазифаларын үтәүче итеп бертавыштан Ленар Зариповны сайлады. Районны озак еллар җитәкләгән Энгел Фәттахов (ә ул мәгариф министры булган чакта да районга еш кайтып йөрде һәм күп мәсьәләләрне контрольдә тотты) хакимлеге чоры тәмамланды.

Азатлык бу үзгәрешләр артында ни тора, кем ул Ленар Зарипов дигән сорауга ачыклык кертә һәм Фәттаховның эшләрен искә ала.
213 viewsedited  13:40
Открыть/Комментировать
2022-06-22 15:42:01
“Яблоко” фиркасе активисты Гөлназ Равилова Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Денис Мокрушинга басым турында Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Мокрушинга уңышлы тапшырылган имтиханы өчен билге куюдан баш тарталар. Студент моны үзенең Инстаграм битендә язды. Элегерәк егеткә пикетта катнашуы һәм Украинадагы сугышка каршы булуы өчен университеттан куу белән янаганнар иде.

"Минемчә, билге куюдан баш тарту университет җитәкчелегенең студентны үз карашы өчен уку йортыннан куып чыгару максаты белән бәйле.

"Мәгариф турында"гы федераль канун нигезендә, студентлар митингларда, пикетларда һәм башка иҗтимагый чараларда катнашырга хокуклы. Шулай ук, студент җинаять яки административ җаваплылыгы аркасында куылырга мөмкин дигән әйбер канунда юк.

Студентның сәяси эшчәнлеге куып чыгару өчен рәсми һәм хокукый сәбәп була алмый. Шуңа күрә университет җитәкчелеге аны сессияне тапшыра алмады дип куып чыгарырга тырыша”, диелә Равилова мөрәҗәгатендә.
218 views12:42
Открыть/Комментировать
2022-06-22 15:15:07
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер сугышчы һәлак булган. Татарстанның Югары Ослан районы Введенский бистәсе авылыннан 26 яшьлек Газиз Саттаров үлеме турында авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов хәбәр итте.

Саттаровлар гаиләсе Татарстанга Үзбәкстаннан Газизгә 3 яшь булганда күченеп кайткан. Әтиләре хәзер Казакъстанда яши, ә әнисе үги әтисе белән авылда. Газизнең апасы моннан җиде ел элек вафат булган, энесе мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлаган.
Азатлык Украина сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
222 views12:15
Открыть/Комментировать
2022-06-22 14:30:16 Эчке эшләр министры урынбасары, статс-сәркатиб Игорь Зубов Русиягә якынча 170 мең IT-белгеч кирәк дип белдергән.

Аның әйтүенчә, Русиягә каршы чикләүләр кертелгәннән соң, бу белгечләр илдән күпләп күчеп киткән. Зубов әйтүенчә, илдә IT-тармакта миллион кеше эшли. Русиягә ничә белгечнең киләчәге "бүгенге чараларның" ни кадәр кызыксыну уятачагына бәйле, дигән ул. Аларның уртача хезмәт хакы 140 мең сум булыр дип фаразлана.

15 июньдә Русия думасы чит ил IT-белгечләренә Русиядә яшәүгә рөхсәтне гадиләштерелгән тәртиптә алырга хокук бирүче канун кабул итте. Яшәүгә рөхсәтне алар белән бергә тормыш иптәшләре, балалары (тәрбиягә алынганнары да), балаларының тормыш иптәшләре, әбиләре, бабалары, оныклары ала алачак.
231 views11:30
Открыть/Комментировать
2022-06-22 13:37:21 Русиядә хокук саклау оешмалары сепаратизм, федерализация һәм төбәкләр автономиясен арттыру белән бәйле интернетта чыккан постлар һәм фикерләрне күзәтүне көчәйткән. Бу хакта "Ярновости" басмасына эчке эшләр министрлыгы оешмаларына якын берничә әңгәмәдәше сөйләгән.

Хокук саклаучылар хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә "Русия таркалса да куркыныч юк дигән мәгълүматларны даими таратып торалар" дип искәртә, дигән чыганакларның берсе.

"Турыдан-туры аерылып чыгарга өндәүләр генә тыелган, ә мондый проектлар "федерализация", "төбәкләр бәйсезлеген арттыру" һәм башкалар артына яшеренә. Моның чит илдән оештырылуы һәм финанслануы турында белешмәләр бар. Иң радикалларын эзәрлекләячәкләр", дигән басманың икенче бер әңгәмәдәше.
230 viewsedited  10:37
Открыть/Комментировать
2022-06-22 13:00:01
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер сугышчы һәлак булган. Алабуга районыннан 47 яшьлек Рамил Шабуровны Танай авылында җирләгәннәр, дип яза Танай авылы шурасы башлыгы Галина Праздниковага сылтама белән 116.ru.

“Рамил Украинага ихтыяри буларак киткән. 27 майда бурычларын үтәргә керешкән һәм ике атнадан соң һәлак булган”, ди ул.

Праздникова сүзләренчә, Шабуровлар гаиләсе авылга 15 ел элек килеп урнашкан һәм йорт сала башлаган. Рамил ЮХИДИда эшләгән, әмма 2011 елдагы реформалар вакытында кыскартуга эләккән. Аннан соң ул төрле җирләрдә эшләп йөргән. Соңгы елда “Алабуга” махсус икътисади зонада хезмәт иткән.
242 views10:00
Открыть/Комментировать
2022-06-22 12:16:42 Актаныш район шурасы депутатлары утырышында Актаныш башлыгы вазифаларын үтәүче булып Ленар Зарипов сайланды

Ленар Зарипов - Чаллы шәһәр шурасы депутаты, "Челтәр ширкәт" ("Сетевая компания") филиалы мөдире, ягъни Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең туганы - Илшат Фәрдиев такымы кешесе. Ул 1967 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, энергетик университетны тәмамлаган.

Элекке район башлыгы Энгел Фәттаховның яңа эш урыны әле билгеле түгел.
255 viewsedited  09:16
Открыть/Комментировать
2022-06-22 11:46:53 Уфаның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Рим Булатов коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне өйләреннән куып чыгарырга, моны телевидениедан да күрсәтергә тәкъдим иткән, дип яза Mkset.

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев әлеге тәкъдимне "Мин болай эшләргә ашыкмас идем" дип җаваплаган диелә.

Уфаның беренче вице-мэры Сергей Кожевников исә, түләмәүчеләрнең фатирларына ешрак барырга һәм санагычларын (счетчик) тикшерергә тәкъдим иткән.

БашРТС мөдире Тимофей Дубровский фикеренчә, андыйларның фатирларына кереп тикшерүләр - җылылык өчен түләүләрне алырга булышачак һәм вакытында түләп баручыларга бурычлы күршеләре өчен түләргә туры килмәячәк.

Күптән түгел халык кереме иң югары булган төбәкләр исемлегендә Башкортстанның 35нче урында торуы хәбәр ителде. Республикада фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент.
261 views08:46
Открыть/Комментировать