Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер сугышчы һәлак булга | Azatlıq Radiosı

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер сугышчы һәлак булган. Алабуга районыннан 47 яшьлек Рамил Шабуровны Танай авылында җирләгәннәр, дип яза Танай авылы шурасы башлыгы Галина Праздниковага сылтама белән 116.ru.

“Рамил Украинага ихтыяри буларак киткән. 27 майда бурычларын үтәргә керешкән һәм ике атнадан соң һәлак булган”, ди ул.

Праздникова сүзләренчә, Шабуровлар гаиләсе авылга 15 ел элек килеп урнашкан һәм йорт сала башлаган. Рамил ЮХИДИда эшләгән, әмма 2011 елдагы реформалар вакытында кыскартуга эләккән. Аннан соң ул төрле җирләрдә эшләп йөргән. Соңгы елда “Алабуга” махсус икътисади зонада хезмәт иткән.