Актаныш район шурасы депутатлары утырышында Актаныш башлыгы вазифаларын үтәүче булып Ленар Зарипов сайланды Ленар Зарипов - Чаллы шәһәр шурасы депутаты, "Челтәр ширкәт" ("Сетевая компания") филиалы мөдире, ягъни Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең туганы - Илшат Фәрдиев такымы кешесе. Ул 1967 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, энергетик университетны тәмамлаган. Элекке район башлыгы Энгел Фәттаховның яңа эш урыны әле билгеле түгел. 255 viewsedited 09:16