Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

21 июньдә АКШ Синҗанда - Кытай хакимиятләре уйгырларга карата | Azatlıq Radiosı

21 июньдә АКШ Синҗанда - Кытай хакимиятләре уйгырларга карата репрессияләр һәм геноцид кыла торган төбәктә җитештерелгән теләсә нинди тауарны илгә кертүне тыйды, дип хәбәр итә CNN.

2021 ел ахырында кабул ителгән Уйгырларны мәҗбүри эшләтүне булдырмау турындагы канунга ярашлы, АКШның таможня- чик буе хезмәте бу төбәктә җитештерелгән барлык тауарларны кире борачак. Синҗандагы ширкәтләр яки хакимият белән бәйле дип табылган, әмма төбәктән читтә җитештерүче оешмаларның тауарлары да кертелмәячәк.

"Импортерлар яңадан тауар кертә башларга теләсә, хакимиятләргә бу тауарларның мәҗбүри хезмәт кулланып җитештерелмәвенә ышандырырдай дәлилләр күрсәтергә тиеш булачак", дип белдергәннәр хезмәттә.

Кытайның сәүдә министрлыгы бу тыюга "катгый рәвештә каршы" булуын белдерде, министрлык сүзләренчә, бу "ике илнең дә ширкәтләре һәм кулланучылары мәнфәгатьләренә җитди зарар сала".

"Дөреслек шунда – Кытай кануннары мәҗбүри хезмәтне турыдан-туры тыя", дип белдерде министрлык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау өчен "кирәкле чаралар" күрәчәген әйтте.