Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 10

2022-06-19 17:15:06 Украина Югары радасы массакүләм мәгълүмат чараларында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында Русия музыкасын куллануны тыйды, дип хәбәр итә депутат Ярослав Железняк.

"Украинаның барлык басып алынган җирләрен азат иткәнгә кадәр һәм Русиянең агрессияне туктатканчы, агрессор дәүләт ватандашлары тарафыннан аудиовизуаль әсәрләрне яңгыратуны радио, телевидение, күңел ачу урыннарында, уку йортларында кинотеатрларда тыярга", диелә канунда.

Депутатлар шулай ук Русия, Беларус һәм басып алынган җирләрдән китапларларны кертүне һәм таратуны тыйды.
385 viewsedited  14:15
Открыть/Комментировать
2022-06-19 16:30:53 Казан бүген Сабантуйны бәйрәм итә. 2015 елда Рөстәм Миңнеханов кушуы белән казаннар Сабантуйны август аенда бәйрәм иткән иде. Моны ул чакта халык бәйрәмен Татарстан башкаласында узган Дөнья су спорты беренчелегенә яраклаштыру белән бәйләделәр. Ул чакта Наил Алан хакимиятнең татар халык бәйрәмен үз мәнфәгатьләрендә куллануы, халык белән исәпләшмәве турында бер тарихи күзәтү әзерләде.

Азатлык архивындагы язмалар белән таныштыруны дәвам итеп шул тапшырудан бер өзек тәкъдим итәбез.
373 views13:30
Открыть/Комментировать
2022-06-19 15:38:32
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер сугышчы һәлак булган. Чаллыдан 31 яшьлек Руслан Радинның үлеме турында Chelny-biz яза.

Руслан "Челныводоканал"да эшләүче лаборант Венера Радинаның бердәнбер улы булган.
Радин Ставропольдә Кавказ казак полкында хезмәт иткән.

Хатыны һәм бер улы калган.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан-Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
354 views12:38
Открыть/Комментировать
2022-06-19 14:05:01 Чаллыда Виктор Цойның 60 еллыгына рок фестиваль уздыртмау җәнҗалыннан соң, оештыручылар чараны августка күчергән. Шәһәр хакимияте элегрәк репертуарга керткән барлык чикләүләр алынган.

Фестиваль бүген, 19 июньдә, шәһәрнең Җиңү паркында узарга тиеш иде. Концертка Русия төбәкләреннән артистлар килергә ниятләде. Ләкин оештыручыларның шәһәрнең мәдәният бүлеге белән каршылыклары килеп чыкты. Музыкантларга кайбер җырлардан баш тартырга кушылды. Аерым алганда «Перемен требуют наши сердца», «Пачка сигарет» һәм башка кайбер җырлар тыелды. Оештыручылар моның белән килешмичә, фестиваль уздырудан баш тартты.

Соңрак барлык чикләүләр алынуы һәм фестивальнең август аенда узачагы әйтелде.

Еллар узса да, Цойның җырлары актуальлеген югалтмый.
356 viewsedited  11:05
Открыть/Комментировать
2022-06-18 20:02:00 19-20 июнь Дөнья татар конгрессының беренче җыены узуга 30 ел тула.

Бу көннәрдә моңа бәйле аерым чаралар каралмаган, әлеге дә баягы сабантуйлар гөрли.

30 ел элек конгресс мөнбәреннән яңгыраган фикерләрне бүген искә төшерү дә куркынычмы? Ничек уйлыйсыз?
231 viewsedited  17:02
Открыть/Комментировать
2022-06-18 19:11:02 Татарстан батальоннарына татар исеме бирмәкчеләр

Хәрби чараларда, шул исәптән Украинадагы сугышта катнашу өчен Татарстанда төзелеп килүче батальоннарга исем сайлау бара. “Бизнес онлайн” үз чыганакларына сылтанып язуынча, аларга татар каһарманнары исемнәре бирелергә яки атамада нинди дә булса татар сүзләре, татарлык белән бәйле төшенчәләр булырга мөмкин.

Имеш-мимешләргә караганда, бер батальонга Икенче дөнья сугышы каһарманы, шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин. Шулай ук СССРның элекке Баш штабы җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гәрәев исеме дә телгә алынган. Ахыргы карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәргә тиеш.

Украинада сугышта катнашу өчен Татарстанда ике батальон оешуы турында узган атнада хәбәр ителде. Ике батальон да Татарстанда яшәүчеләр нигезендә оешачак, аларга үз командирларын билгеләргә, тамгаларын (шевроннарын) ясарга рөхсәт ителгән.

Мондый батальон Башкортстанда да оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала.

Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар. Мондый фикер карагруһ публицист Егор Холомогоров Телеграм каналында очрады.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар белән кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Шул ук вакытта Татарстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләрнең рәсми танылган саны артканнан арта бара. Бүгенгә анда 70тән артык фамилия бар.
264 viewsedited  16:11
Открыть/Комментировать
2022-06-18 18:11:44
Coca-Cola Русиядән китүен игълан итте генә, аның брендын кулланырга омтылучылар инде табылган.

Казанда хәзер менә шундый газлы эчемлек сатып алып була.

Шешәнең колага охшаш дизайны, шрифты. Исеме турында әйтеп торасы да юк. Тәме дә классик кока-коланыкы кебек.

Бер литр бәясе шул ук диярлек - 87 сум.

Кызыклы фотоларыгызны @azatliqradio аккаунтына җибәрергә мөмкин.
276 views15:11
Открыть/Комментировать
2022-06-18 16:51:31 "Бәләбәй хәбәрләре" газетына ябылу куркынычы яныймы?

Башкортстанда "Бәләбәй хәбәрләре" газетын чыгаручы Габдулла Вафин үзенең җитәчесе, "Белебеевские известия" баш мөхәррире Светлана Шириня тарафыннан татар басмасын ябу максатында басым бару турында хәбәр итте.

Баш мөхәррир дә, мәгълүмат чаралары агентлыгы вәкиле дә татар газетын ябу нияте булуны кире какты. Азатлык ике якның да фикерләрен белеште.

Мәкалә Азатлыкның төп сайтында: https://www.azatliq.org/a/31897180.html
Яки вакытлыча көзе сайтында: https://do1oc3pvp62pb.cloudfront.net/a/31897180.html
Телеграмда гына
282 views13:51
Открыть/Комментировать
2022-06-18 15:34:18 БМОның Качаклар эшләре югары комиссары идарәсе Украинадан китүчеләр турында яңа саннар чыгарды:

7,5 млн кеше Украинада сугыш башланганнан бирле илдән киткән.
2,5 млн качак әлеге вакыт эчендә кире кайткан.
5,1 млн украин качагы Европага киткән.
7,1 млн кеше үз йортларын ташлап Украина эчендә күчәргә мәҗбүр булган.
15,7 млн кеше кичекместән һуманитар ярдәмгә мохтаҗ.
279 viewsedited  12:34
Открыть/Комментировать
2022-06-18 14:20:10
Тагын Токаев турында инде.
Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев вазифасын башкарган чорда бернинди дә дәүләт бүләкләре алмаска карар кылган.

Казакъстан дәүләт бүләкләрен дә, башка илләрнекен дә.

Кичә Кремльдә Токаевка Александр Невский ордены бирмәкче булганнар, ләкин ул баш тарткан дигән хәбәрләр чыккан иде. Моны казакъ сәясәтчесе Ербол Едилов үз чыганакларына сылтанып белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бернинди дә бүләкләү каралмаган иде диде.
290 viewsedited  11:20
Открыть/Комментировать