Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Украина Югары радасы массакүләм мәгълүмат чараларында, транспо | Azatlıq Radiosı

Украина Югары радасы массакүләм мәгълүмат чараларында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында Русия музыкасын куллануны тыйды, дип хәбәр итә депутат Ярослав Железняк.

"Украинаның барлык басып алынган җирләрен азат иткәнгә кадәр һәм Русиянең агрессияне туктатканчы, агрессор дәүләт ватандашлары тарафыннан аудиовизуаль әсәрләрне яңгыратуны радио, телевидение, күңел ачу урыннарында, уку йортларында кинотеатрларда тыярга", диелә канунда.

Депутатлар шулай ук Русия, Беларус һәм басып алынган җирләрдән китапларларны кертүне һәм таратуны тыйды.