Адрес канала:
Категории:
Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков:
2.08K
Описание канала:
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
0
4 звезд
0
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
2
Последние сообщения 110
2021-02-22 10:00:07
Мәхкәмәдә һәркем туган телен кулланырга хокуклы. Ләкин бу хокук чынбарлыкта никадәр файдаланыла? Моңа ихтыяҗ бармы? Азатлык Татарстан мәхкәмә системында татар теле торышын тикшерде.
Фикерләрегез белән уртаклашыгыз!
https://www.azatliq.org/a/31107525.html
152 viewsedited 07:00
2021-02-21 15:01:30
Мәскәүдә ун елдан артык татарча этник музыка иҗат итүче
"Шүрәле" төркеме белән очрашып, аларның иҗаты турында сөйләштек.
493 viewsedited 12:01
2021-02-20 12:55:44
Татарстанның халык артисты
Вафирә Гыйззәтуллина тууга 75 ел тулды. Мөстәкыйльлек даулаган елларда мәйданнарда чыгышлары белән истә калган милләтпәрвәр җырчының арабыздан киткәненә быел 20 ел була. Азатлык аның фикердәше, Татарстанның халык артисты
Гөлзада Сафиуллина белән сөйләште.
215 views09:55
2021-02-19 19:35:07
Уфаның 450 еллыгы 2024 елда билгеләнәчәк. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров моңа әзерләнү турында фәрман имзалаган.
Рәсми тарихка караганда, Уфага 1574 елда Агыйдел белән Каридел елгасы кушылган урында тау башында нигез салына. https://www.azatliq.org/a/31111649.html
325 views16:35
2021-02-19 15:05:55
Кырымтатар мәҗлесе Русиягә карата чикләүләрне көчәйтергә чакырды. Русиянең куәт оешмалары 17 февраль берьюлы берничә кырымтатарның өендә тентүләр уздырып, берничә кешене кулга алганнан соң, Мәҗлес рәисе
Рефат Чубаров мөрәҗәгать чыгарды.
"Аннексияләнгән Кырымда Русия кулга алган бөтен сәяси тоткыннарны кичекмәстән иреккә чыгару максатыннан Русиягә карата мөмкин булган бөтен халыкара сәяси-дипломатик һәм чикләү чараларын кулланырга кирәк" диелә белдерүдә.
228 viewsedited 12:05
2021-02-19 11:17:42
21 февраль — Халыкара Ана теле көне уңаеннан Германиядә белем алучы Татарстан егете
Булат Шәйми белән сөйләштек. Ул күп сәләтләр иясе, әмма иң мөһиме — татар телен ярата, аның киләчәге өчен кайгыра, кайгырып кына калмый, телне яшәтү өчен нидер эшли, үз өлешен кертә.
217 views08:17
2021-02-18 17:30:25
"Милли республикаларда, әйтик, Татарстанда бердәнбер дәүләт теле — урыс теле булырга тиеш, ә татар телен — рәсми тел дип атарга кирәк."
Мәскәүдә Русиянең тел сәясәтенә багышланган утырышта төп белгеч саналган
Дмитрий Бондаренко шундый тәкъдим ясады.
428 viewsedited 14:30
2021-02-18 10:00:07
Татарстан депутаты, язучы
Ркаил Зәйдулла җанисәп алдыннан төп игътибарны Идел-Урал төбәгенә юнәлтергә, андагы татарлар белән мобиль төркемнәр оештырып эшләргә чакырды.
Азатлыкка әңгәмәдә ул татарларны башкортлаштыру, мишәрләрне аерып чыгару һәм милләтпәрвәрләрнең җитешсезлеге турында да сөйләде.
222 viewsedited 07:00
2021-02-17 17:00:14
Идел буендагы ачлыкка быел 100 ел тула. Миллионнарча кеше үлеменә китергән афәт Татарстан һәм Башкортстан җирләренә аеруча нык суга. Бу вакыйга уңаеннан Азатлык махсус шәлкем башлый.
Ачлыкның сәбәпләре нинди булган? Кеше ашау очраклары да күп булган диләр, бу дөресме? Татарстан халкына чит илләр ярдәм күрсәткәнме?
Беренче язмада шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
227 viewsedited 14:00
2021-02-17 15:29:17
Татар әдәбияты тарихы музеен мөгаллим Айдар Шәйхин җитәкләячәк. Аны бүген коллектив белән таныштырганнар.
Шәйхин үзе Азатлыкка белдергәнчә, яңа вазифада ул бар көчен татар китабын танытуга, татар фәне үсешенә куячак. Моңарчы тупланган команданың эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләнә ул. "Татар китабы йорты – зәвыклы, матур эчтәлекле оешма. Бу рухи һәм матди матурлыкны югалтмаска кирәк", диде ул.
https://www.azatliq.org/a/31107054.html
324 viewsedited 12:29