Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 104

2021-03-14 11:35:02 Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Үзең генә аны башкарып чыгып буламы? Архивлар ник интернетка чыгарылмый? Нәсел агачын төзүгә күпме акча кирәк? Бу хакта шәҗәрә төзү осталары - Чаллыдан Дамир Шәйхетдинов, Уфадан Тимур Мөхтәров һәм Казаннан Рамил Гаптрәхимов белән сөйләштек.
193 views08:35
Открыть/Комментировать
2021-03-13 13:54:12 Кайгылы хәбәр. Русия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат. Танылган актрисага 83 яшь иде.
181 viewsedited  10:54
Открыть/Комментировать
2021-03-12 16:46:08 Башкортстанның Әбҗәлил районы имамнары республика мөфтие Айнур Биргалинны ваһһабчылыкта гаепләп Русия президентына хат язганнар. Хатта мөфтинең хәнәфи мәзхәбендә булган башка имамнарга каныгуы, татарларга карата басым хакында да әйтелгән.

Азатлык мөфтинең үзе һәм хат авторларының берсе белән сөйләште.
36 viewsedited  13:46
Открыть/Комментировать
2021-03-12 12:55:09 Башкортстанда балаларны рөхсәтсез митингларда катнашудан тотып калу чаралары әзерләнә. Бу уңайдан махсус канун кабул итәргә җыеналар. https://www.azatliq.org/a/31146963.html
94 views09:55
Открыть/Комментировать
2021-03-12 11:55:04 Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Татфондбанк" акционерлык җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинның өй сагында тору вакытын тагын өч айга озайтты. Мусин 2021 елның 4 июленә кадәр өй сагында калачак.
108 viewsedited  08:55
Открыть/Комментировать
2021-03-12 10:45:17 Башкортстан Иҗтимагый пулаты шагыйрә Нәҗибә Сафина мәкаләсе яла яга дип аңа хокукый бәя бирүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Анда башкорт халкына тискәре мөнәсәбәт формалаштырыла, башкорт халкы татар халкына каршы куела дип саный пулат әгъзалары.

Нәҗибә ханым Азатлыкка әйтүенчә, ул мәкаләне якташлары җибәргән хатлар, шалтратулар нигезендә язган һәм анда бернинди уйдырма да юк.
285 viewsedited  07:45
Открыть/Комментировать
2021-03-11 13:01:00 11 март Татарстан Югары мәхкәмәсе 4 яшьлек Әмирә Әхмәтованы дару белән Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы тәэмин итәргә тиеш дигән карарны үз көчендә калдырды.

Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы сирәк авырудан интегүче балага дару сатып алырга теләмичә, Вахитов районы мәхкәмәсе карарын шикаять иткән иде.
155 viewsedited  10:01
Открыть/Комментировать
2021-03-11 11:00:10 Евровидение бәйгесендә Русиядән таҗик кызының чыгыш ясаячагы интернетта зур шау-шу тудырды. Кемдер җырчының милләте "дөрес түгел" дисә, кемгәдер аның "Урыс хатыны" җырын башкаруы ошамый. Манижаны шау-шуда махсус кулланалар дип уйлаучылар да бар. Азатлык ксенофобик чыгышларның сәбәпләрен өйрәнде.
289 viewsedited  08:00
Открыть/Комментировать
2021-03-10 18:54:02 "Кызым: "Әни, минем яшисем килә", дип елый"

Бүген, 10 март СМА (спиналь мускул атрофиясе) диагнозлы балаларның ата-аналары Татарстан хөкүмәте бинасы янына пикетка чыкты. Алар балаларына канун нигезендә тиешле дару — "Спинраза" бирүне таләп итә.

Азатлык пикетка килгән ата-аналарның берничәсе белән әңгәмә корды.
41 viewsedited  15:54
Открыть/Комментировать
2021-03-10 15:50:28 Татарстанда бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец 14 яшькә кадәр балаларга социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим итте. Бу тәкъдим белән килешәсезме?
99 viewsedited  12:50
Открыть/Комментировать