Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

'Кызым: 'Әни, минем яшисем килә', дип елый' Бүген, 10 март СМ | Azatlıq Radiosı

"Кызым: "Әни, минем яшисем килә", дип елый"

Бүген, 10 март СМА (спиналь мускул атрофиясе) диагнозлы балаларның ата-аналары Татарстан хөкүмәте бинасы янына пикетка чыкты. Алар балаларына канун нигезендә тиешле дару — "Спинраза" бирүне таләп итә.

Азатлык пикетка килгән ата-аналарның берничәсе белән әңгәмә корды.