Адрес канала:
Категории:
Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков:
2.08K
Описание канала:
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
0
4 звезд
0
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
2
Последние сообщения 102
2021-03-20 16:31:32
"Депортация вакытында совет хакимияте тарафыннан телебезгә каршы максатчан геноцид оештырылган. Халкыбызны ярты гасырга телсез, китапсыз, мәктәпсез калдырганнар. Кырымтатарлар хәзер телне бөртекләп җыя... Казан татарларын телләрен югалтмаска өндим."
Кырымтатар мәгърифәтчесе
Исмәгыйль Гаспралы тууына 170 ел тулу уңаеннан тарихчы
Гөлнара Бекирова белән сөйләштек.
162 viewsedited 13:31
2021-03-20 16:21:30
Төрки халыкларны мәдәни һәм сәяси яктан үстергән мәгърифәтче
Исмәгыйль Гаспралы тууга 170 ел. Аның турында 5 факт тәкъдим итәбез.
164 views13:21
2021-03-19 19:20:38
"Татар милли хәрәкәтенә басым барганда, яңача эшләү ысуллары уйлап чыгарырга тиешбез. Шуларның берсе – шоколад. Шоколад белән балалар хәтеренә милли үзаңны кертергә телибез."
Татар активистлары тышлыгына
Исмәгыйль Гаспралы сурәте төшкән шоколадлар эшләгән.
187 viewsedited 16:20
2021-03-19 17:58:11
17-18 март Уфада бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Оештыручылар әйтүенчә, татар һәм башкорт тарихчылары бу эшне бергәләп башкарырга тиеш.
191 viewsedited 14:58
2021-03-19 10:00:07
Идел буендагы 1921-1922 еллар ачлыгына быел 100 ел тула. Азатлык теманы дәвам итеп, татар әдәбиятында әлеге дәһшәтле вакыйгалар сурәтләнгән 5 әсәрне тәкъдим итә.
203 viewsedited 07:00
2021-03-18 23:35:57
— Бу арада кайларга гына язмадым, шалтыратмадым. Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсенә шалтыраттым. Анда җитәкче алышынганмы, ялга киткәнме – дару турында бернинди аңлатма булмады, соңрак бөтенләй телефонны алмый башладылар.
Татарстандагы блогерлар җырчы
Дәниф Шәрәфетдиновка даруга акча җыя башлады. Моңарчы федераль програм нигезендә, инвалидлык өчен бирелгән даруны ул 2021 елда әле бер тапкыр да алмаган.
222 viewsedited 20:35
2021-03-18 10:00:06
2014 елның мартында Русия Кырымга гаскәр кертеп, хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нигезендә ярымутрауны аннексияләде. Кырымтатарларның күбесе ул "референдум"да катнашмады. Җиде ел узгач алар нинди хисләр кичерә? Азатлык кырымтатар активистлары белән сөйләште.
220 viewsedited 07:00
2021-03-17 20:12:34
АКШ президенты Джо Байден АВС журналистының Русия президенты Владимир Путинны "үтерүче" дип саныйсызмы дигән соравына "әйе" дип җавап бирде.
Ул шулай ук, әгәр Русиянең АКШ сайлавына тыкшынуы расланса, моңа җавап булачак дип кисәтте. https://www.azatliq.org/a/31156121.html
108 views17:12
2021-03-17 17:05:59
"Вотчина җирләре башкортларга гына хас булмаган"
"Башкорт сословиесе нигезен татарлар тәшкил иткән"
Бу фикерләр Казанда Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының этносоциаль төркемнәре тарихына багышланган чарада әйтелде.
160 views14:05
2021-03-17 10:00:09
Академик
Роберт Нигъмәтуллин Азатлыкка ике телле Бердәм дәүләт имтиханы, җанисәп, Миңнеханов белән Шәймиевнең милли мәсьәләләрне күтәрергә куркуы һәм илдәге авторитар режим хөкем сөрүе турында сөйләде.
156 viewsedited 07:00