2022-08-31 14:32:39
Февральдән русияләрнең 80 проценты җыелган акчаларын өлешчә яки тулысынча югалткан
Бу хакта "АльфаСтрахование" уздырган сораштыруга таянып, Forbes хәбәр итә. Мондыйрак нәтиҗәләр:
8 проценты җыеп куйган бөтен акчаларыннан колак каккан.
21 проценты сакланган акчаларын тулысынча диярлек югалткан.
52 проценты исә зур булмаган өлешен югалткан.
19 проценты гына берни дә югалтмадык дигән.
Респондентларның өчтән бере февральдән башлап көндәлек чыгымнары якынча 20-30 процентка артуын сөйләгән. Тагын өчтән бере чыгымнарым 10 процентка артты дигән, 15 процент кешенең чыгымнары 50 процентка диярлек күбәйгән.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң Көнбатыш илләре Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Бу вазгыятьтә Үзәк банк банкларда чит ил акчасын салдыру һәм сатып алуны чикләде. Русия икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсенә күрә, 2022 елда илнең тулаем эчке продукты 4,2 процентка кимиячәк, инфляция исә 2022 елның декабренә 13,4 процент булыр дип көтелә.
348 viewsedited 11:32