Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 5

2022-06-24 08:45:41
Фатих Сибагатуллин 2014 елда басылган "Кайсы Аллаһ дөрес?" ("Какой Бог правильный?") китабы чыгуы уңаеннан Азатлыкка әңгәмә биргән иде. Ул Татарстан президенты атамасы, авыл хуҗалыгы, Тукай премиясенә бәйле соңгы фикерләре белән уртаклашты.
211 viewsedited  05:45
Открыть/Комментировать
2022-06-24 08:23:38
Татарстанда 1990-1995 авыл хуҗалыгы министры, 2007-2021 елларда Русия дәүләт думасының депутаты, төрле елларда Арча, Балтач, Мамадыш, Норлат районнарында башлык булып хезмәт иткән Фатих Сибагатуллин вафат.

Аңа 72 яшь булган. Республикада ул - билгеле кеше, аның турында каты куллы җитәкче дип сөйлиләр иде. Авыл хуҗалыгы тармагының яхшы белгече дип бәяләнде.

Соңгы елларда тарих белән кызыксынды, берничә китап чыгарды. Авторлык турында төрле имеш-мимешләр дә күп булды, аның өчен акчага аерым тарихчылар китапларын яза дигән сүзләр йөрде.

Сибгатуллин китаплары өчен 2014 елда Республиканың иң дәрәҗәле Тукай премиясенә дәгъва кылды, шуның аркасында гауга купты, "бу - беренче чиратта әдәби әсәрләр өчен бирелә торган премия"дип аның намзәте төрле сәнгать эшлеклеләре тарафыннан тәнкыйтьләде.
213 viewsedited  05:23
Открыть/Комментировать
2022-06-23 21:48:04 Европа Берлеге саммиты Украина белән Молдованы рәсми рәвештә Европа Берлегенә керүче намзәтләр булуын раслады.
317 viewsedited  18:48
Открыть/Комментировать
2022-06-23 20:45:04
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер сугышчы һәлак булды. Кайбычның Өлҗән авылыннан 30 яшьлек Олег Уткин 2009 елны хәрби хезмәткә алына. 2015 елда беренче, 2018 елда икенче килешүен имзалый һәм Нарофоминскида хезмәт итә. Бу хакта Кайбыч районы газетасы хәбәр итә.
333 viewsedited  17:45
Открыть/Комментировать
2022-06-23 20:02:03 Башкортларның урыс дәүләтенә ихтыяри рәвештә кушылуына ничә ел дип уйлыйсыз? 465 ел.

1557 елгы килешү шартлары нигезендә, каршылык күрсәтми генә кушылуга ризалашкан өчен, урыс патшасы башкортларга күп кенә хокуклар гарантияли — үз җирләренә хуҗа булган асаба халык хокуклары, дин иреге, эчке идарә төзелешен саклау һәм башкалар. Мәскәүнең бу вәгъдәләрне ничек үтәве һәм гасырлар дәвамында башкортлар белән урыс хакимияте мөнәсәбәтләре, башкортларның татарлар белән мөнәсәбәтләре, бүгенге хәле турында тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов белән сөйләштек.
323 views17:02
Открыть/Комментировать
2022-06-23 19:08:22
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булды. Лаеш районы Татар Янтыгы авылыннан Ренад Мәҗитовка сентябрьдә 50 яшь тулган булыр иде. Аның үлеме турында Лаеш районы башлыгы хәбәр итте.
322 views16:08
Открыть/Комментировать
2022-06-23 18:30:15 Укучылар сайлау алдында: югары уку йортымы, курслар да җитәме

Татарча подкастның икенче сезондагы соңгы чыгарылыш. Бу юлы мәктәпне тәмамлау, һөнәр сайлау, югары уку йортларына керү, чит илләрдә уку турында сөйләштек.

Әңгәмәдәшләр - Актаныш сәләтле балалар гимназиясе укытучысы Ләйлә Минһаҗева һәм Казан федераль университеты студенты Галиябану Минһаҗи.

Ничек уйлыйсыз, югары белем кирәкме бүгенге көндә?
323 views15:30
Открыть/Комментировать
2022-06-23 17:30:24
Бүген 75 яшендә Лаеш имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин вафат булган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте сәхифәсе яза. Рәүһәт хәзрәт мөхтәсиб булып 20 елдан артык хезмәт иткән.

Рәүхәт хәзрәтнең женазасы бүген өйлә намазыннан соң Лаеш районы Усад авылы мәчетендә узды. Хәзрәт туган авылы Олы Кибәхуҗа зиратында җирләнде.

Фото: Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте сәхифәсеннән.
51 views14:30
Открыть/Комментировать
2022-06-23 17:01:36
Украинаның Чернигов өлкәсендә чыгарылыш кичәсе.

Фото: Станислав Сеник
94 views14:01
Открыть/Комментировать
2022-06-23 16:30:44
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Нурлат районыннан 39 яшьлек Айдар Хәеровны бүген җирләгәннәр, дип яза “Нурлат-Инфо” газетасы сайты.

Хәеров 2000нче елны 2нче санлы шәһәр мәктәбен тәмамлаган, аннары Казан автотранспорт техникумында укыган. Соңгы елларда вахта юлы белән Арктика хәрби корылмасында эшләгән.
125 views13:30
Открыть/Комментировать