Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Бүген 75 яшендә Лаеш имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин ва | Azatlıq Radiosı

Бүген 75 яшендә Лаеш имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин вафат булган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте сәхифәсе яза. Рәүһәт хәзрәт мөхтәсиб булып 20 елдан артык хезмәт иткән.

Рәүхәт хәзрәтнең женазасы бүген өйлә намазыннан соң Лаеш районы Усад авылы мәчетендә узды. Хәзрәт туган авылы Олы Кибәхуҗа зиратында җирләнде.

Фото: Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте сәхифәсеннән.