Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 9

2022-06-20 15:09:26 Азатлыкның татар телен яратучылар һәм өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проектында яңа җәйге курс!

Беренче дәрес җәйге планнарга багышланган һәм ул аудио, тест-уеннар, диалог һәм файдалы фразаларга бай. Үзегез дә кереп карагыз, татар телен өйрәнүче, камилләштерергә теләүче дусларыгызга да җибәрегез)

Төп сылтама (vpn кулланыгыз)
Көзге-сылтама
253 views12:09
Открыть/Комментировать
2022-06-20 14:04:17 Русия мәгариф академиясенең белем бирү стратегиясе институты тугызынчы сыйныф укучылары өчен "Русиянең иң яңа тарихына кереш" дигән програм әзерләгән. Документ оешма сайтында чыккан, дип яза "Тайга.инфо".

"Ил яңарышы" дигән бүлектә "Кырымның Русия белән берләшүе"ннән тыш, укучылар дәүләт проектларын, Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне һәм Русия президенты Владимир Путинның фетнәчел Луһански белән Донецки төбәкләренең бәйсезлеген тануын өйрәнәчәк.

Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр. Түрәләр мәктәпләргә әледән-әле яңа таләпләр куя.
259 views11:04
Открыть/Комментировать
2022-06-20 13:32:13
Башкортстанда Корбан бәйрәменә чалыначак сарыкларны башка төбәкләрдән кертүне чикләячәкләр. Йогышлы чирләр таралу куркынычы сәбәпле дип яза mkset телеграм каналы.

Татарстанда да Корбан бәйрәме вакытында җирле сарыкларны гына чалырга тәкъдим иткәннәр иде.

Корбан бәйрәме 9 июльдә узачак. Сез корбан чалдырачаксызмы?
249 views10:32
Открыть/Комментировать
2022-06-20 12:52:01
Уфада Салават Юлаев проспектында "Нет войне! Путина под суд!" (“Бетсен сугыш! Путинны мәхкәмәгә бирергә”) дигән баннер элгәннәр.

Фото: Уфа against телеграм каналы.
265 views09:52
Открыть/Комментировать
2022-06-20 12:19:23 Башкортстанда "Десант гаскәрләре һәм махсус көчләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы видеомәрәҗәгать яздырган. Алар ихтыярилардан торган икенче батальонны оештырырга тели.

Десантчы-ветераннар фикеренчә, бу батальонга Русия каһарманы, Уфада туган Александр Доставалов исеме бирелергә тиеш. Шул ук вакытта алар Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон оештыруны хуплауларын белдерә.

Тулырак мәгълүмат көзге сәхифәдә.
264 views09:19
Открыть/Комментировать
2022-06-20 10:29:24
Путин сугышы Казан Сабантуенда: Сабан туе кичә Казанда өч мәйданда узды. Татарның милли бәйрәмендә Русия гаскәре белән килешү имзаларга кыстаган махсус чатырлар да корылган.

Фотолар Азат Сәйфетдиннең Facebook битеннән алынды. Аның сүзләренә караганда, Казанның Каенлык Сабан туенда корылган бу махсус чатырлар буш торган, сугышка барырга теләүчеләр табылмаган.
306 viewsedited  07:29
Открыть/Комментировать
2022-06-20 09:51:48 Элек "Метроэлектротранс"ны җитәкләгән "Таткоммунэнерго" баш мөдире Әсфән Галәвов зур күләмле финанс хәрәмләшү кылуда шикләнеп тоткарланган. Бу хакта куәт оешмасындагы чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Җинаять эше хезмәткәрләрнең белемен камилләштерү өчен Русия хезмәт министрлыгыннан бүленгән акча белән бәйле.

Шимбә, 18 июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Галәвовны өй сагына утыртты. Галәвовның карашлары билгеле түгел, адвокаты да фикер белдерүдән баш тарткан диелә.
309 viewsedited  06:51
Открыть/Комментировать
2022-06-20 09:29:20 20 июньгә кыскача иртәнге хәбәрләр:

The New York Times журналистлары Украинадагы сугыш вакытында Русия гаскәрләренең кассет бомбалары һәм шулай ук ​​халыкара конвенцияләр һәм торак йортлар янында тыелган башка коралны кулланулары турында йөзләгән дәлилләр туплаган. Алар сугыш хәбәрчеләре тарафыннан төшерелгән 1000нән артык фотоны анализлаган. Тикшерү шулай ук ​​Украина армиясе һәм түрәләр тарафыннан бастырылган фотоларны да кулланган.

Новосибирски өлкәсенең студент-педагогларына Украинаның басып алынган җирләрендә эш тәкъдим итә башлаганнар, дип хәбәр итә "Тайга.инфо". Хәбәрләр студентлар чатларында барлыкка килә башлаган – аларда Новосибирски өлкәсе мәгариф министрлыгы "Запорожье һәм Херсон төбәкләренә" командировкага кандидатуралар тәкъдим итә ала" диелә. Командировка бурычлары – "уку елы башлануын тәэмин итү, уку һәм тәрбия эшләрен оештыру, балалар белән эшләү". Моның өчен яшь мөгаллимнәргә тәүлеккә җиде мең сум күләмендәге хезмәт хакын (аена 220 мең сумга якын), төп эшнең сакланып калачагын, басып алынган территорияләргә күчү һәм анда яшәү чыгымнарын каплауны вәгъдә итәләр.

"Московский Комсомолец" басмасы Русия армиясен Мариупольны басып алучылар дип атады, аннары "тупас хата" дип гафу үтенде. Русия әсирлегеннән Украина фельдшеры Юлия Паевскаяны азат итү хәбәрендә басма аны "окупантлар март урталарында Мариупольдә тоткарлаган иде" дип язды.

@azatliqradiosi
318 views06:29
Открыть/Комментировать
2022-06-20 00:25:59 Беренче канал хәбәрчесе Ирина Куксенкова әйтүенчә, Мариупольда әсирлеккә эләккән Украинаның "Азов"полкы командирлары хәзерге вакытта Мәскәүдә.

ТАСС чыганагы, хәрбиләрнең "Лефортово" тикшерү изоляторында тотылуын хәбәр итә.
356 viewsedited  21:25
Открыть/Комментировать
2022-06-19 18:15:06 Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Украинадагы Русия хәрбиләре православ диненә йөз тоткан эчке әхлакый хисләргә нигезләнә дип саный.

"Безнең яшь егетләр хәзер сугыш кырында Русияне саклыйлар", ди ул.

Русиягә берәр куркыныч яныймы? Татарстан һәм Башкортстан егетләре нәрсә өчен сугыша?
398 views15:15
Открыть/Комментировать