Башкортстанда 'Десант гаскәрләре һәм махсус көчләр ветераннары | Azatlıq Radiosı
Башкортстанда "Десант гаскәрләре һәм махсус көчләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы видеомәрәҗәгать яздырган. Алар ихтыярилардан торган икенче батальонны оештырырга тели.
Десантчы-ветераннар фикеренчә, бу батальонга Русия каһарманы, Уфада туган Александр Доставалов исеме бирелергә тиеш. Шул ук вакытта алар Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон оештыруны хуплауларын белдерә.