2022-06-23 14:31:14
Русиянең Украинадагы сугышына каршы фикер белдергән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ) Денис Мокрушинга басым дәвам итә. Имтиханны уңышлы тапшырса да, аңа билгесен куймыйлар, укытучысы Иван Краснобаев аның белән бу хакта сөйләшүдән баш тарта, дип язды “Гроза” студентлар журналы егет сөйләгәннәргә таянып.
Денис әйтүенчә, университет ректоры Рәшит Низамов студентны кабул итмәгән һәм укытучысы белән генә сөйләшкән, ә студент бу сөйләшүне тыңлап торган. Краснобаев аны һөҗүм итүдә гаепләгән диелә.
Шуннан соң студентны деканатка чакырганнар, очрашу кичә, 22 июньдә 15:00 сәгатьтә узарга тиеш булган.
“Гроза” басмасына студент үзе сөйләвенчә, сөйләшенгән вакытка уку йорты янына килгәч, Мокрушинны контроль пункттан уздырмаганнар, шундый күрсәтмә бар дигәннәр, әмма сакчы документны күрсәтүдән баш тарткан.
Шулай да, староста аша вазгытьне аңлаткач, университет мөдирлеге вәкилләре студент белән сөйләшкән. “Алар аңа җомганы көтәргә кушкан, укытучылар билгеләр куела торган документны тутырып тапшырсын, әгәр билгең куелмаса, “хәлне ачыкларбыз” дигән”, дип яза басма.
197 viewsedited 11:31