Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президент | Azatlıq Radiosı

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев "Урыс берлеге" оешмасы әгъзалары белән көнбатыш кыйммәтләренә каршы көрәшергә килешкән. Бу хакта Бизнес Online хәбәр итә. Алар Украинага каршы сугыш башлаган Владимир Путинның сәясәтен хуплап эш итүе турында сөйләшкән.

"Урыс берлеге" координаторы, "Азов. Украинаның кара кояшы" китабы авторы Алексей Кочетков татар оешмалары белән эшләү турында әйткән.

"Көнбатыштан куркыныч янаганда без урыс һәм татар оешмаларын гына түгел, традицион православ һәм мөселман кыйммәтләрен яклаучы барлык оешмаларны берләштерү максатын куябыз" дигән ул.

Рөстәм Ямалиев исә, Мәскәү татарлары конгрессы патриотик платформа нигезендә эшли дип белдергән.

"Милли конгресс яшьләр өчен үзебезнең кыйммәтләр турында сөйләүче 10 ролик төшерде. Без дәүләтнең һәм Русия президенты Владимир Путинның сәясәтен хуплыйбыз", дигән ул.

Ахырдан ике оешма да үзара хезмәттәшлек итергә килешкән.


Мәскәү татарлары конгрессы+"Урыс берлеге" хезмәттәшлеге