Адрес канала:
Категории:
Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков:
2.08K
Описание канала:
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
0
4 звезд
0
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
2
Последние сообщения 111
2021-02-17 14:02:27
Төмән өлкәсе Вагай районында яшәүче
Зумрад Шабанов шактый еллар үзенең торакка ия булу хокукларын яклап туганнары һәм түрәләр белән көрәшә. Ниһаять, 1 мартта Вагай районы мәхкәмәсендә беренче утырыш көтелә. Азатлык шушы хәлне ачыкларга тырышты.
222 viewsedited 11:02
2021-02-17 10:40:31
Русиянең куәт оешмалары бүген иртә белән Кырымда кырымтатарлар яшәгән йортларга тентү белән килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе активистлары хәбәр итә. Тентүләр Акмәчет, Карасубазар, Бакчасарайда уза диелә.
230 viewsedited 07:40
2021-02-16 20:18:33
Башкортстанның Балтач районында мишәр, Туймазыда — башкорт мәдәнияте үзәге ачылачак. Республиканың рәсми интернет порталында әйтелгәнчә, әлеге үзәкләр Башкортстан халыклары йорты филиаллары челтәрен һәм эшчәнлеген киңәйтү максатыннан төзелә.
246 viewsedited 17:18
2021-02-16 12:00:08
Татарстан мөфтияте мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга ярый дип белдерде. Шул ук вакытта мөфтият вакцина ясату турында карар кабул итү өчен табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
240 viewsedited 09:00
2021-02-16 11:30:15
Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 300дән артты. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, узган тәүлектә ковидтан тагын дүрт кеше үлгән.
237 viewsedited 08:30
2021-02-16 10:00:07
Навальныйның Уфадагы штабының элекке вәкиле, ЛГБТ активисты
Айдар Исмәгыйлев узган җәй Казанда чечен диаспорасы тарафыннан эзәрлекләнүе турында сөйләгән иде.
Айдар Русиядән китеп, Нидерландта сәяси сыену алган. Ул Азатлыкка илдән китү, сыену алу сәбәпләре, сәяси качак статусы турында сөйләде.
243 viewsedited 07:00
2021-02-15 20:30:22
Тольяттида узган боз өстендә мотоузышлар дөнья беренчелегендә Русия өчен чыгыш ясаган Уфа егете
Динар Вәлиев хөрмәтенә Башкортстан гимны яңгырады. Сәбәбе - Допингка каршы дөнья агентлыгы Русия гимны һәм байрагын куллануны тыйды.
239 viewsedited 17:30
2021-02-15 18:52:37
Узган ялда оппозиция вәкилләре Казанда канунсыз тоткарлау һәм репрессияләргә каршы митинг уздырды. Экология активисты
Газизә ханым анда татарча кайнар чыгыш ясады. Аның белән әңгәмә кордык.
239 viewsedited 15:52
2021-02-15 15:25:38
Башкортстан җырчысы
Элвин Грей 2021 елда Татарстанда концертларын уздырмаячагын белдерде. Моны ул Роспотребнадзорның аяк чалуына бәйләп аңлатты. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе исә безнең моңа катышыбыз юк ди.
254 viewsedited 12:25