Адрес канала:
Категории:
Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков:
2.08K
Описание канала:
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
0
4 звезд
0
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
2
Последние сообщения 108
2021-03-02 11:37:06
Салават Фәтхетдинов Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде. Ул бу вазифаны иҗтимагый эш буларак башкарачак.
158 viewsedited 08:37
2021-03-02 10:00:08
СССРның элекке президенты
Михаил Горбачевка бүген 90 яшь тула. 80нче елларда ул башлаган "үзгәртеп кору" Татарстанга да суверенитет китерә. Республиканың мөстәкыйльлек яулавында Горбачевның өлеше нинди? Ни өчен ул Татарстанның союздаш республика булуына каршы чыга? Горбачевның татар-башкортка мөнәсәбәте нинди булган? Азатлык белгечләр белән сөйләште.
159 viewsedited 07:00
2021-03-01 14:30:58
Forbes Woman Русиядә үз тырышлыгы белән баеган хатын-кызлар исемлеген чыгарды. Бишенче урында ТАИФ мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары
Гүзәлия Сафина. Аның байлыгы 300 миллион доллар дип бәяләнә.
Forbes мондый исемлекне беренче тапкыр төзегән. Анда байлыклары мөстәкыйль рәвештә тупланган, акчалары мирас яки аерылышу нәтиҗәсендә килмәгән ханымнар кертелә.
114 viewsedited 11:30
2021-03-01 11:15:07
Башкортстан сәламәтлек саклау министры
Максим Забелин вице-премьер итеп билгеләнде. Башкортстан башлыгы
Радий Хәбиров моны республикада үлемнәр саны артуга каршы көрәшү кирәклеге белән аңлатты.
139 viewsedited 08:15
2021-03-01 10:00:03
Уфада төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясендә катнашучылар һәр татар авылы турында китап язарга кирәк дигән фикергә килде.
143 viewsedited 07:00
2021-02-26 14:22:36
"Татарларның 39 проценты рус телен дә туган тел дип саный"
"Җанисәптә берничә җавап язуга ихтыяҗ бар"
Казанда Татарстан һәм Русия иҗтимагый пулатларының уртак утырышы узды. Очрашу туган телләрне саклауга багышланган булса да, Мәскәү белгечләре Русия милләтен ныгыту юлларын карады. Татар җәмәгатьчелеге ахырдан сүз алып проблемнарны яңгыратты, ләкин ишетергә теләүче булмады.
65 viewsedited 11:22
2021-02-26 12:00:00
Clubhouse дип аталган яңа социаль челтәрнең татар үсешенә файдасы бармы, аны ничек кулланып була? Бу хакта Мәскәүдән SkyTat татар телендә сөйләшү клубы җитәкчесе
Римма Гомәрова һәм Clubhouse-та популярлашып килүче татар бүлмәсе оештыручыларының берсе Германиядән финанс белгече
Айдар Маннанов белән сөйләштек.
58 viewsedited 09:00
2021-02-26 10:00:06
Нәкъ җиде ел элек, 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә меңнәрчә кырымтатар Кырым парламенты бинасы каршына чыгып, Кырымның Русиягә кушылуына протест белдерде. Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары шунда ук үз җыенын үткәрде. Шушы тарихи каршылыкка шаһит булган кырымтатар активистлары Азатлыкка хәтирәләре белән уртаклашты.
66 viewsedited 07:00
2021-02-25 17:30:06
Куанычлы хәбәр. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мускуллар атрофиясе белән авыручы Элина Әбдрәшитованы кыйммәтле дару белән тәэмин итәчәген белдергән. Бу хакта Азатлыкка Элинаның әнисе Ралия Әбдрәшитова хәбәр итте. https://www.azatliq.org/a/31121285.html
29 views14:30
2021-02-25 17:00:07
Бу көннәрдә Кырым аннексиясенә 7 ел тула. Ни өчен Русия Украина өлеше булган Кырымны шулай җиңел басып ала алды? Крым.Реалии ярымутрауны яулап алуга әзерлек белән бәйле мөһим вакыйгаларны барлады һәм алар турында Украина хәрбиләре белән сөйләште.
54 viewsedited 14:00