Адрес канала:
Категории:
Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков:
2.08K
Описание канала:
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
0
4 звезд
0
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
2
Последние сообщения 103
2021-03-16 16:46:40
Казанның MOÑ театр мәйданчыгында “Чын татар” тамашасы узды. Нинди ул татар, нинди фикерләр белән яши, татар теле кирәкме дигән сорауларга җавап эзләү сизелде. Әмма чыгыш ясаучыларының фикерләре күп очракта татарлыктан кимсенү, мыскыллы очраклар белән бәйле булып чыкты.
297 viewsedited 13:46
2021-03-16 12:00:09
Кырымны басып алуга җиде ел тулуны билгеләр өчен Кырымның Мәскәүдән куелган җитәкчелеге пандемия чикләүләрен вакытлыча гамәлдән чыгарды.
2014 елның 16 мартында Кырымда "референдум" уздырылган иде. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымады.
118 viewsedited 09:00
2021-03-16 10:20:56
2014 елның 16 мартында Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда референдум узды. Русия шушы чара турында "халык үз фикерен белдерде, барысы да гадел, демократик булды" дип сөйләргә ярата, әмма чынбарлыкта Мәскәүнең үзен аклаган дәлилләре ялганга нигезләнә.
129 viewsedited 07:20
2021-03-15 20:30:15
Дөнья татар конгрессы Әфганстан татарлары өчен онлайн татар теле курсларын башлаган. Атнага бер дәресләрне КФУ доценты Рамил Йөзмөхәммәтов алып бара. Әфганстанда 700 меңләп татар яши дип белдерә татар конгрессы. https://www.azatliq.org/a/31151852.html
167 views17:30
2021-03-15 19:11:48
Русиядәге милли телләрне яклаучы "За языки РФ" платформасы бишенче онлайн-конференциясен уздырды. Бу юлы ул IT-проектларга багышланды: электрон сүзлекләр, орфографияне тикшерү системнары, мобиль әсбаплар, интернет-радио һәм башка тәҗрибәләр... Чарада татар һәм башкорт телләренә дә багышланган кызыклы чыгышлар яңгырады. https://www.azatliq.org/a/31151614.html
188 viewsedited 16:11
2021-03-15 15:58:42
Казанда Русия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар. Мәшһүр артист озак авырудан соң 13 март вафат булды. Аңа 83 яшь иде. Мәрхүмә Казанның Яңа татар зиратында, мәрхүм ире, драматург Туфан Миңнуллин кабере янында җирләнде.
163 viewsedited 12:58
2021-03-15 11:11:48
Татарстан мәдәният министрлыгы 2021 елда Тукай бүләгенә намзәтләр исемлеге белән таныштырды. Быел бу исемгә драматург Мансур Гыйләҗев, язучылар Факил Сафин һәм Ләбиб Лерон, рәссам Рушан Шәмсетдинов һәм башка иҗатчылар тәкъдим ителгән.
182 viewsedited 08:11
2021-03-15 10:00:04
Татарстан хөкүмәте каршындагы шура дәүләт телләре турындагы канун үтәлешенә багышланган утырыш уздырды. Барлык чыгышларда диярлек татар телен куллану арта бара диелде. Азатлык түрәләрнең чыгышы чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килүен белгечләр белән тикшерде.
189 viewsedited 07:00
2021-03-14 12:00:06
Бу атнада Роскомнадзор Русиядә Twitter-га керү тизлеген акрынайта башлавын белдерде. Бу "Русия ватандашларын канунсыз контенттан саклау өчен" эшләнә диелде. Социаль челтәрне гомумән томалау белән яныйлар. Азатлык шушы вазгыятьне өйрәнде. https://www.azatliq.org/a/31146870.html
209 views09:00
2021-03-14 11:35:37
Шәҗәрә төзү турында
Дамир Шәйхетдинов,
Тимур Мөхтәров һәм
Рамил Гаптрәхимов белән сөйләшү.
203 viewsedited 08:35