Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Әнкарада 2011 елда ачылган татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты | Azatlıq Radiosı

Әнкарада 2011 елда ачылган татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты яңартылган. Бу хакта Азатлыкка җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан хәбәр итте.

“Хәрефләре коелган, буялары уңган, мәрмәр ташлары җимерелгән иде. Татар шагыйре бюстының шундый хәлдә торуына йөрәгем авыртты. Шуннан 50 метр якында гына урнашкан Казан татарларының мәдәни һәм ярдәмләшү үзәгенә мөрәҗәгать иттем, алар “мондый эшкә акчабыз юк” диде. Шуннан Әнкарадагы шәһәр идарәсенә яздым, алар чүбен утап һәм юып кына китте.

Ахыр чиктә бюстны мәрмәр эшләре белән шөгыльләнүче Emre Taş Madencilik Şirketi җитәкчесе Яшәр Дуран (Yaşar Duran) үз өстенә алды. Алар яңа мәрмәр ташлар куйды, хәрефләрен яңартты. Бюст бик матур булды.

Моңа кадәр шагыйрә Сания Гыйффәт Уган (Кадыйрова) һәйкәленә акчаны кырымтатар, Тукайга төрек кешесе бирде”, диде Роза Корбан.