Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 8

2022-06-22 10:30:09 Бу сәгатьтә Актаныш район шурасы депутатлары утырышы башланды. Утырышта 48 депутатның 46сы катнаша.

Депутатлар район башлыгы Энгел Фәттаховның вазифасыннан китү гаризасын карарга тиеш була. Аны канәгатьләндерү очрагында яңа башлык сайланачак. Медиа чаралары бу вазифага Чаллы депутаты Ленар Зариповны фаразлый.
279 viewsedited  07:30
Открыть/Комментировать
2022-06-22 09:53:40 Төрки кабиләләре украин халкына зур тәэсир ясаган, моның ачык дәлиле – украин телендә төрки сүзләрнең һәм топонимика атамалары күп булуы.

Украинаның бүгенге җирләре элек Алтын Урда биләмәләре булган, украиннар салымны татар ханнарына түләгән.

Украина казакларының килеп чыгышына да төрки кабиләләр нигез сала.

Бүген украин һәм татарның тарихи бәйләнеше турында кызыклы язма укырга тәкъдим итәбез. Бу бәйләнешләр борынгы заманнардан ук килә. Тарихчылар моны белсә дә, күпчелек гади кеше өчен бу әле сер булып кала.

Язма төп сайтта (vpn кирәк)
Көзге-сылтама
289 views06:53
Открыть/Комментировать
2022-06-22 09:02:11 Хәерле иртә! 22 июнь хәбәрләре белән таныштыра башлыйбыз. Башта төп иртәнге яңалыклар кыскача:

ЛНР имамнары Татарстанда "квалификация арттыру" курсларында катнашачак. Барлыгы 9 имам башта Татарстанга, аннары Чуашстанга белем алырга барачак, дип белдерде Луһански җәмигъ мәчете имамы Эльдар Гамбаров.

Әфганстанның Пактика вилаятендә көчле җир тетрәү булган. Кимендә 255 кеше һәлак, 155 кеше зыян күргән – Әл-Җәзира.

Британиянең Guardian һәм Independent басмаларында Русиядә ихтимал мобилизация турында хәбәрләрне Мәскәү "фейк" дип атады. Шул ук вакытта медиа чаралары "яшерен мобилизация" турында хәбәр итә: төбәкләрдә кайбер ир-атларга "хәрби исәпкә керү өчен" повесткалар килә башлады.

Украинада Русия гаскәре Лисичанск шәһәренә якынлаша, дип хәбәр итте Украинадагы Луһански өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай. Аның сүзләренчә, шәһәрне артиллерия, танклар һәм очкычлардан утка тоталар. АКШ хәрби белгечләре фикеренчә, Русия шәһәргә якын атнада һөҗүм итәргә мөмкин.

IKEA Русия сәүдә үзәкләренә аренда килешүен өзүе турында хәбәр җибәрә башлаган. Сүз килешүне вакытыннан алдан өзү турында бара, шуңа швед ширкәте штрафлар түләргә мәҗбүр булачак.

Күбрәк хәбәрләр безнең сайтта, көнегезне Азатлык белән үткәрегез!
305 viewsedited  06:02
Открыть/Комментировать
2022-06-21 19:31:05
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Салават районыннан Руслан Исәнбаев үлеме турында үз Вконтакте битендә район башлыгы Марс Кашапов хәбәр итте.

Исәнбаев радиостанция башлыгы, ефрейтор булган, дип язды ул.
342 views16:31
Открыть/Комментировать
2022-06-21 18:56:01 Татарстанга санкцияләр шартларында тышкы икътисади эшчәнлекне оештырырга туры киләчәк. Бу хакта 21 июньдә президент хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Сәфәров сүзләренчә, республикага санкцияләр шартларында эшләргә туры килә.

"Кризис проблемнар гына түгел, яңа мөмкинлекләр дә ача. Бүгенге шартларда вәкилләрдән Татарстан өчен тышкы икътисад эшчәнлеген оештыруда тәкъдимнәр көтәм", диде ул.

Сәфәров әйтүенчә, Татарстанның икътисади багланышлары көнчыгыш илләре белән ныгыган.

"Беренче ярты еллыкта Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Якын Көнчыгыш илләре белән тыгыз элемтәләр барды. Быел Петербур форумында Русия төбәкләре белән эш активлашты", диде ул.

Бүген Татарстанның чит илләрдә 16, Русия төбәкләрендә 8 вәкиллек эшли.
350 views15:56
Открыть/Комментировать
2022-06-20 19:10:06 "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар Раиф Февзиевнең тикшерү изоляторында сәламәтлеге начарайган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Лиана Февзиева һәм адвокат Эдем Семедляев сөйләгән.

Алар әйтүенчә, начар ашатулары, медицина ярдәме булмавы сәбәпле ирнең яңа чирләре чыккан. Бер ел эчендә имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, нерв системы белән проблемнары туган диелә.

Тикшерү изоляторында бирелгән ризык хәләл булмаганга, Февзиев туганнары җибәргәнне генә ашый. Хатыны әйтүенчә, Раиф Февзиевкә тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелми –табиблар авыруны тикшереп тормый гына антибиотиклар билгели.

Моннан тыш мәхкәмә коллегиясе Лиана Февзиевага мәхкәмә утырышларына балаларын алып килүне тыйган. "Әгәр очрашу сорап мөрәҗәгать итсәк, мәхкәмә тыңлауларына балалар килмәсә генә моны хуплаячакларын әйттеләр. Ягъни әгәр балалар утырышларга килмәсә, аларга әтиләре белән тикшерү изоляторында күрешергә рөхсәт итәчәкләр. Болар бер-берсенә ничек бәйледер, белмим. Алар фикеренчә, мәхкәмә процесслары бала психикасын боза. Ә тикшерү изоляторындагы очрашу бозмыймы?" дип сөйләгән ул.

Балаларны мәхкәмә утырышларына алып килүне тыю сезнеңчә дөресме?
99 views16:10
Открыть/Комментировать
2022-06-20 18:23:16
Казан үзәгендәге “Боҗра” сәүдә үзәге янында “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшеннән киткән Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховны яклап ялгыз пикет уздырды.

“Бу зираттагы мәсьәләләрдә гаепле итеп Энгел Фәттаховны калдырдылар һәм эшеннән алдылар. Без моның белән килешмибез. Бу хәл провокация һәм кемгәдер файдага. Монда Фәттаховның бернинди дә гаебе юк. Бу аңа һәм татар халкына каршы эшләнгән провокация. Чираттагы тапкыр Татарстанга бер басым һәм бу хәл республиканың хокукларын тартып алу максатыннан кулланылырга мөмкин.

Фәттахов республикада Мәгариф министры булганда курыкмыйча, бернигә карамастан татар телен якларга омтылды. Актаныш башлыгы булганда да ихлас күңелдән милләтебез, республикабыз файдасына эшләде.

Фәттаховны эштән алу бездә ризасызлык уята. Шуңа без аңа теләктәшлек күрсәтергә булдык. Аны яклау бөтен татар халкының бурычы. Мондый шәхесләребезне яклау да көчебездән килми икән, үзебезне хөрмәтләмибез булып чыга”, ди “Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.
161 viewsedited  15:23
Открыть/Комментировать
2022-06-20 17:14:26 1992 елның 19 июнендә Дөнья татар конгрессы беренче корылтайга җыелды. 30 еллык уңаеннан Азатлык 1992-2002 елларда Конгрессның башкарма комитетының беренче рәисе булган Индус Таһиров белән оешманың тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге турында сөйләште.
213 views14:14
Открыть/Комментировать
2022-06-20 16:59:22 Чаллыны урап уза торган яңа машина юлын төзү өчен 60 меңнән артык агачны, шул исәптән Дәүләт урман фонды җирләрендә үскәннәрен дә кисәргә туры киләчәк. Бу хакта Chelny-biz яза. Сүз Чаллы янындагы, Тукай һәм Зәй районнары җирләрендә салынучы юл турында бара.

Юл төзүчеләр июльдән сентябрьгә кадәр агач аудару, вак куакларны кисү һәм агач төпләрен казып чыгару белән шөгыльләнәчәк диелә. Бу эшләр өчен 19 миллион сум тотылачак.

Басма мәгълүматына күрә, юл төзүчеләр Дәүләт урман фондының 31 меңнән артык агачын, башка җирләрдәге 30 меңнән артык зур агачны кисәчәк. 30 һектарлап җирне вак урманнардан һәм куаклыклардан чистартасы булачак.

2024 елда 133 миллион сумнан артык акча тотып, Тукай районының Борды, Яңа Троицки, Комсомол, Кенәз авыл җирлекләрендә агач-куаклар утырту ниятләнә диелгән хәбәрдә.
210 views13:59
Открыть/Комментировать
2022-06-20 16:05:23 Хәтерләсәгез, күптән түгел Татарстанда татар теле комиссиясен "татар теле һәм туган телләр комиссиясе" итеп үзгәрткәннәр иде. Киләсе уку елыннан КФУда бары татар теле белгечләрен әзерләү дә булмаячак. Уку йорты татар теле һәм урыс теле укытучысы белгечләрен бергә әзерли башлаячак.
240 views13:05
Открыть/Комментировать