Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Татарстанга санкцияләр шартларында тышкы икътисади эшчәнлекне | Azatlıq Radiosı

Татарстанга санкцияләр шартларында тышкы икътисади эшчәнлекне оештырырга туры киләчәк. Бу хакта 21 июньдә президент хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Сәфәров сүзләренчә, республикага санкцияләр шартларында эшләргә туры килә.

"Кризис проблемнар гына түгел, яңа мөмкинлекләр дә ача. Бүгенге шартларда вәкилләрдән Татарстан өчен тышкы икътисад эшчәнлеген оештыруда тәкъдимнәр көтәм", диде ул.

Сәфәров әйтүенчә, Татарстанның икътисади багланышлары көнчыгыш илләре белән ныгыган.

"Беренче ярты еллыкта Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Якын Көнчыгыш илләре белән тыгыз элемтәләр барды. Быел Петербур форумында Русия төбәкләре белән эш активлашты", диде ул.

Бүген Татарстанның чит илләрдә 16, Русия төбәкләрендә 8 вәкиллек эшли.