Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

'Хизб ут-Тәхрир' эшендә гаепләнүче кырымтатар Раиф Февзиевнең | Azatlıq Radiosı

"Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар Раиф Февзиевнең тикшерү изоляторында сәламәтлеге начарайган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Лиана Февзиева һәм адвокат Эдем Семедляев сөйләгән.

Алар әйтүенчә, начар ашатулары, медицина ярдәме булмавы сәбәпле ирнең яңа чирләре чыккан. Бер ел эчендә имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, нерв системы белән проблемнары туган диелә.

Тикшерү изоляторында бирелгән ризык хәләл булмаганга, Февзиев туганнары җибәргәнне генә ашый. Хатыны әйтүенчә, Раиф Февзиевкә тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелми –табиблар авыруны тикшереп тормый гына антибиотиклар билгели.

Моннан тыш мәхкәмә коллегиясе Лиана Февзиевага мәхкәмә утырышларына балаларын алып килүне тыйган. "Әгәр очрашу сорап мөрәҗәгать итсәк, мәхкәмә тыңлауларына балалар килмәсә генә моны хуплаячакларын әйттеләр. Ягъни әгәр балалар утырышларга килмәсә, аларга әтиләре белән тикшерү изоляторында күрешергә рөхсәт итәчәкләр. Болар бер-берсенә ничек бәйледер, белмим. Алар фикеренчә, мәхкәмә процесслары бала психикасын боза. Ә тикшерү изоляторындагы очрашу бозмыймы?" дип сөйләгән ул.

Балаларны мәхкәмә утырышларына алып килүне тыю сезнеңчә дөресме?