Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Казан үзәгендәге “Боҗра” сәүдә үзәге янында “Азатлык” татар яш | Azatlıq Radiosı

Казан үзәгендәге “Боҗра” сәүдә үзәге янында “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшеннән киткән Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховны яклап ялгыз пикет уздырды.

“Бу зираттагы мәсьәләләрдә гаепле итеп Энгел Фәттаховны калдырдылар һәм эшеннән алдылар. Без моның белән килешмибез. Бу хәл провокация һәм кемгәдер файдага. Монда Фәттаховның бернинди дә гаебе юк. Бу аңа һәм татар халкына каршы эшләнгән провокация. Чираттагы тапкыр Татарстанга бер басым һәм бу хәл республиканың хокукларын тартып алу максатыннан кулланылырга мөмкин.

Фәттахов республикада Мәгариф министры булганда курыкмыйча, бернигә карамастан татар телен якларга омтылды. Актаныш башлыгы булганда да ихлас күңелдән милләтебез, республикабыз файдасына эшләде.

Фәттаховны эштән алу бездә ризасызлык уята. Шуңа без аңа теләктәшлек күрсәтергә булдык. Аны яклау бөтен татар халкының бурычы. Мондый шәхесләребезне яклау да көчебездән килми икән, үзебезне хөрмәтләмибез булып чыга”, ди “Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.