Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Хәерле иртә! 22 июнь хәбәрләре белән таныштыра башлыйбыз. Башт | Azatlıq Radiosı

Хәерле иртә! 22 июнь хәбәрләре белән таныштыра башлыйбыз. Башта төп иртәнге яңалыклар кыскача:

ЛНР имамнары Татарстанда "квалификация арттыру" курсларында катнашачак. Барлыгы 9 имам башта Татарстанга, аннары Чуашстанга белем алырга барачак, дип белдерде Луһански җәмигъ мәчете имамы Эльдар Гамбаров.

Әфганстанның Пактика вилаятендә көчле җир тетрәү булган. Кимендә 255 кеше һәлак, 155 кеше зыян күргән – Әл-Җәзира.

Британиянең Guardian һәм Independent басмаларында Русиядә ихтимал мобилизация турында хәбәрләрне Мәскәү "фейк" дип атады. Шул ук вакытта медиа чаралары "яшерен мобилизация" турында хәбәр итә: төбәкләрдә кайбер ир-атларга "хәрби исәпкә керү өчен" повесткалар килә башлады.

Украинада Русия гаскәре Лисичанск шәһәренә якынлаша, дип хәбәр итте Украинадагы Луһански өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай. Аның сүзләренчә, шәһәрне артиллерия, танклар һәм очкычлардан утка тоталар. АКШ хәрби белгечләре фикеренчә, Русия шәһәргә якын атнада һөҗүм итәргә мөмкин.

IKEA Русия сәүдә үзәкләренә аренда килешүен өзүе турында хәбәр җибәрә башлаган. Сүз килешүне вакытыннан алдан өзү турында бара, шуңа швед ширкәте штрафлар түләргә мәҗбүр булачак.

Күбрәк хәбәрләр безнең сайтта, көнегезне Азатлык белән үткәрегез!