Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Чаллыны урап уза торган яңа машина юлын төзү өчен 60 меңнән ар | Azatlıq Radiosı

Чаллыны урап уза торган яңа машина юлын төзү өчен 60 меңнән артык агачны, шул исәптән Дәүләт урман фонды җирләрендә үскәннәрен дә кисәргә туры киләчәк. Бу хакта Chelny-biz яза. Сүз Чаллы янындагы, Тукай һәм Зәй районнары җирләрендә салынучы юл турында бара.

Юл төзүчеләр июльдән сентябрьгә кадәр агач аудару, вак куакларны кисү һәм агач төпләрен казып чыгару белән шөгыльләнәчәк диелә. Бу эшләр өчен 19 миллион сум тотылачак.

Басма мәгълүматына күрә, юл төзүчеләр Дәүләт урман фондының 31 меңнән артык агачын, башка җирләрдәге 30 меңнән артык зур агачны кисәчәк. 30 һектарлап җирне вак урманнардан һәм куаклыклардан чистартасы булачак.

2024 елда 133 миллион сумнан артык акча тотып, Тукай районының Борды, Яңа Троицки, Комсомол, Кенәз авыл җирлекләрендә агач-куаклар утырту ниятләнә диелгән хәбәрдә.