Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 12

2022-06-17 17:02:00 Иминлекне гарантияләү мөмкин булмау сәбәпле 2023 елгы Евровидение бәйгесе Украинада узмаячак. Бу турыда Европа тапшырулар алып баручылар берлеге белдерде. Әлеге музыка бәйгесен шушы оешма оештыра.

Бәйге шартлары нигезендә, җиңүче ил киләсе бәйгене кабул итә. 2022 елгы бәйгедә Украина җиңгән иде.

Хәзер Европа тапшырулар алып баручылар берлеге Евровидение-2023не Британиядә уздыру турында британ партнерлары белән сөйләшүләр башлый. 2022 елгы бәйгедә Британия вәкиле икенче урын алган иде.

Тулырак мәгълүмат көзге сайтта.
301 views14:02
Открыть/Комментировать
2022-06-17 15:18:33 Британия эчке эшләр министры Прити Патель Wikileaks-ка нигез салган Джулиан Ассанжны АКШка тапшыруны хуплады.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Ассанджның бу карарны кире кагуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен ике атна вакыты бар.

АКШта Ассанжка барлыгы 18 гаепләү белдерелгән. Алар арасында WikiLeaks-та АКНың төрле хакимият оешмаларындагы яшерен документларны WikiLeaks-ка чыгарган өчен шпионлык турында канунны бозу гаепләүләре дә бар.

WikiLeaks-ка нигез салучыга АКШта барлыгы 175 елга кадәр төрмә җәзасы яный. Нәтиҗәдә ул гомеренең азагына кадәр төрмәдә булырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат көзге сәхифәдә.
302 views12:18
Открыть/Комментировать
2022-06-17 14:45:12 Франция чәршәмбедән башлап Русиядән газ алмый.

Франциянең GRTgaz челтәр агентлыгы белдерүенчә, чәршәмбедән башлап торба аша газ килү тукталган һәм бу шулай ук “Франция белән Германия арасында газ агымы туктау” белән дә бәйле. Соңгы көннәрдә Русиянең Газпром ширкәте Европа берлегенең кайбер илләренә газ кудыруны чикләде. Бу турыда Германиянең ARD яңалыклар агентлыгы хәбәр итә. Франция импортлаган газның 17 процентка якыны Русиядән килә иде.
296 viewsedited  11:45
Открыть/Комментировать
2022-06-17 14:27:41 Украина 1 июльдән Русия ватандашларына илгә керү өчен виза тәртибе кертәчәк. Бу турыда Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

“Министрлар кабинетының көтелгән карарына күрә, 2022 елның 1 июленнән Украина РФ ватандашларына илгә керү өчен виза тәртибе кертәчәк”, дип язды ул Telegram-да.

Февраль аенда виза тәртибе кертүне сорап, петициягә имза җыю башланган иде. Зарур булган 25 мең имза җыелгач Зеленский хөкүмәткә бу мәсьәләне карарга кушып хат юллаган.

Виза тәртибе кертү илнең иминлеген һәм суверенитетын һәм территориаль бербөтенлеген саклау зарурлыгы белән аңлатыла.
14 views11:27
Открыть/Комментировать
2022-06-17 13:55:54
Сез үзегезнең хезмәт хакын биш баллдан ничә баллга бәялисез?
Anonymous Poll
14%
1
27%
2
27%
3
23%
4
9%
5
22 voters79 views10:55
Открыть/Комментировать
2022-06-17 13:54:49 Башкортстанда сораштырылган кешеләрнең 34 проценты эш урынындагы хезмәт шартларын биш баллдан өч балл дип бәяләгән, 15 проценты – ике балл, җиде проценты – бер балл биргән, дип хәбәр итә hh.ru Урал матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ". Канәгать булмаучыларның күбесе – медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтлар арасында диелә, аларның 24 проценты эш шартларын бер-ике баллга бәяләгән.

Респондентларның 22 проценты эш шартларына дүртле, 19 проценты бишле куйган. Хезмәт шартларын әйбәт дип бәяләүчеләрнең күбесе югары менеджмент вәкилләре (28 процент), маркетологлар һәм IT-белгечләр (25 процент).

Башкортстанда сораштырылган эшчеләрнең 76 проценты, югары хезмәт хакы түләнсә, начар шартлар белән килешергә әзер булуын белдергән.

Тулырак мәгълүмат көзге сәхифәдә.
80 views10:54
Открыть/Комментировать
2022-06-17 13:12:11 Мәскәүнең тикшерү изоляторларында һәм Сахарово бистәсендәге махсус кабул итү урынында Украинаның кимендә 358 ватандашы тотыла, дип хәбәр иткән "Коммерсантъ"ка Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкилләре һәм Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары.

Сак астында тотучылар арасында 60лап кешене Украина үтенече белән тоткарлаганнар – бу төрле җинаятьләр, шул исәптән зур җинаять кылган өчен ватанында эзләнүче кешеләр, дип сөйләгән Кеше хокуклары шурасы һәм Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Ева Меркачева.

Калган украиннар – 180нән артык кеше Русиядә җинаять кылуда гаепләнә.

Тулырак хәбәр көзге сайтта.
118 views10:12
Открыть/Комментировать
2022-06-17 11:58:31
Бу Петербур халыкара икътисад форумында "Башкортстан" ресторанындагы меню

Ике сорау:

"Картатайкина любовь" (әйткәнче телеңне сындырырсың) һәм "Няняйкина классика" исемнәре ничегрәк яңгырый?
Бәяләр ничегрәк сезгә?

Башкортча бер сүз дә юк.

Фото: КушТау on-line телеграм каналы.
155 views08:58
Открыть/Комментировать
2022-06-17 11:04:56 Maxar: Русия байрагы астындагы көймәләр Украинадан Сүриягә ашлык ташый

Аерым алганда ширкәт май аенда төшерелгән фотоларны мисалга китерә, анда Русия аннексияләгән Акъяр (Севастополь) портында Русиянең ике йөк көймәсенә ашлык төяү бара, берничә көннән бу көймәләр Сүрия портына килеп туктаган диелә.

Украина Русияне оккупацияләнгән җирләрдән ашлык урлауда һәм аны чит илдә сатуда гаепли. Русия моны кире кага.
167 views08:04
Открыть/Комментировать
2022-06-17 10:31:01
Сез Җәмигъ мәчетенә нинди исем бирер идегез?
Anonymous Poll
56%
Олуг Мөхәммәт хан
25%
Хан
7%
Казан-Хан
2%
Мәрьям
10%
Башка исем, комментларда калдырам
59 voters182 views07:31
Открыть/Комментировать