2022-06-16 13:46:23
Петербурдагы халыкара икътисади форумда Көнбатышның бер генә зур инвесторы да катнашмый. Чарада Русия миллиардерларыннан алты кеше генә бар диелә.
Кичә форумны фетнәчел “Донецки халык республикасы" башлыгы
Денис Пушилин Петербур губернаторы
Александр Беглов белән бергә туптан атып ачты, ә бүген Русия мәгълүмат чаралары аның Украинадагы "махсус операция" ел ахырына кадәр бетәргә мөмкин, дигән сүзләрен язып чыкты.
Пәнҗешәмбе иртән форумда Үзәк Банк рәисе
Эльвира Нәбиуллина, президент ярдәмчесе
Максим Орешкин һәм финанс министры
Антон Силуанов чыгыш ясады.
Нәбиуллина Русия икътисады өчен шартлар "озакка, ә бәлки мәңгегә үзгәрде", һәм хәзер җитештерүне эчке базарга юнәлдерергә кирәк, дип белдерде.
Орешкин исә совет чорындагы икътисад төренә кире кайтмаячакбыз, бөтен әйберне дә илдә җитештерү булмаячак, диде. Шулай ук ул рубльнең ныгуы – вакытлыча, бер доллар 70-80 сум торса, икътисад өчен яхшы булыр иде дигән фикер белдерде.
Тулырак хәбәр көзге сайтта.
361 views10:46