Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Azatlıq Radiosı

Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı A
Логотип телеграм канала @azatliqradiosi — Azatlıq Radiosı
Адрес канала: @azatliqradiosi
Категории: Политика
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 2.08K
Описание канала:

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio

Рейтинги и Отзывы

1.00

2 отзыва

Оценить канал azatliqradiosi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения 13

2022-06-17 10:30:08 Татарстанның аксакаллар шурасы Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорый

Шура Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорап, республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган.

Шулай ук, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның да бу исемне хуплавы әйтелгән.

Моңа кадәр татар җәмәгатьчелегендә "Хан", "Казан-Хан", "Мәрьям" исемнәре дә яңгырады.

Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан салынырга тиешле мәчет Казанның элекке Кырлай паркында, Казансу буенда урнашачак.
184 views07:30
Открыть/Комментировать
2022-06-17 09:30:28 Украина качагы: "Русия чигендә чишендереп тикшергән кебек бер илдә дә тикшермәделәр"

Сугыш барган Украинадан Кырымга туры юл белән кайту мөмкинлеге юк. Украина ватандашы булган кырымтатар егете Максут Алимов Украинадан Кырымга 5 ил аша 5 мең чакрым узып кайтырга мәҗбүр булган. Юлддагы михнәтләр турында ул Азатлыкка сөйләде.

— Паспорт контролен узганда бернәрсә аңлатмыйча минем украин паспортымны, янымда булган башка документларымны каядыр башка бинага алып китеп, "көтегез", диделәр. Ярты сәгатьтән соң, бер өлкән җитәкче булса кирәк, мине бинага алып китеп читлеккә утыртты. Бер сәгатьтән артык читлектә тоттылар. Аннары бер бүлмәгә алып китеп, сорау алдылар. Мине баштан аяк чишенергә мәҗбүр иттеләр, тәнемдә татуировка барлыгын тикшерделәр. Минем тәнемдә андый нәрсә юк. Сорау алганда минем сөйләгәннәремне компьютерга язып утырдылар, телефон кодымны әйттереп, аннан алынган барлык мәгълүматны үз компьютерларына күчереп алдылар, дип сөйләде ул.

Мәкалә Азатлык сайтында.
Вакытлыча көзге сайтта.
Телеграмда
207 views06:30
Открыть/Комментировать
2022-06-17 09:02:21 17 июнь иртәсенә кыскача хәбәрләр.

Сугыш башланганнан бирле Украинада 322 бала һәлак булган, 581е яраланган дип хәбәр итте Украина баш прокуроры офисы.

АКШ партнерлары белән Русиядәге хакерлар челтәрен юк итү турында белдерде. Америка юстиция министрлыгы хәбәренчә, RSOCKS дип танылган ботнет инфраструктурасы юк ителгән.

Луһански өлкәсенең Лисичански һәм Северодонецки шәһәрләрендә узган тәүлектә Русия һөҗүмендә 6 гади кеше һәлак булган. Бу хакта Луһански өлкәсе башлыгы Сергей Һайдай хәбәр итте. Николаевта Русия гаскәрләре атышы нәтиҗәсендә ике кешенең үлеме турында белдерелә.

Европа комиссиясе бүген Украина һәм Молдовага Европа берлегенә керүгә намзәт статусы бирергә мөмкин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев белән очаршты. Казакъстанның Атырау өлкәсендә геология эшләре алып бару турында "Татнефть" һәм "КазМунайГаз" ширкәтләре арасында килешү имзаланган.

Сугыш барганда низаг тарафлары биргән мәгълүматны Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
209 views06:02
Открыть/Комментировать
2022-06-16 20:35:08 Кичке мәкалә: "Татарлар демократик илдә генә исән калачак". Фәрит Зәкиев ТИҮнең киләчәге турында сөйләде

Татар иҗтимагый үзәген "экстремистик" дип тану, аны ликвидацияләү карары чыгу милли хәрәкәт активистларына ничек яный?
ТИҮне яптыру башлангычы белән Татарстан чыкканмы, Мәскәүме?
ТИҮ үз эшчәнлеген ничек тә булса дәвам итәчәкме? (спойлер: халыкара дәрәҗәгә чыгарга җыеналар).

Бу хакта тулырак Азатлык сайтында: https://www.azatliq.org/a/31900931.html
Көзге сәхифәдә: https://do1oc3pvp62pb.cloudfront.net/a/31900931.html
Телеграмда
337 viewsedited  17:35
Открыть/Комментировать
2022-06-16 20:03:59 Татарстанда 13 татар теле укытучысына 115 мең сумлык грант биреләчәк

Җиңүчеләр Казан, Әлмәт шәһәрләре, Актаныш, Саба, Арча, Балтач, Мамадыш, Лениногорски, Кайбыч, Әгерҗе, Кукмара районнарындагы мәктәпләрдә белем бирә.

Узган ел Татарстанда телләр үстерү програмы акчасы 2,2 тапкыр арттырылды. Аңа өстәмә 150 млн сум бирелде. Ул грантлар рәвешендә таратылачак диелде.

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Русия төбәкара олимпиадасы ел башында узды. Татар теле укытучылары дәрес сәгатьләре кимүен әйтте. Җиңүчеләр татар теле укытучылары булырга теләмәвен сөйләде.

Татар теле укытучыларына мондый грантлар бирү татар телен коткарып кала аламы?

Хәбәр Азатлык сайтында.
326 views17:03
Открыть/Комментировать
2022-06-16 18:40:10 Зеленский, Макрон, Шольц, Драги һәм Йоханнис очрашудан соң белдерү белән чыкты. Төп фикерләр:

Франция, Германия, Италия һәм Румыния кичекмәстән Украинага Европа берлегенә керүче намзәт статусы бирергә кирәк дип саный.
Европа Украинадан низагны туктату өчен җирләрен бирүне таләп итмәячәк.
Франция Украинага тагын алты 155 миллиметр калибрлы Caesar артиллерия коралы тапшырачак.
329 views15:40
Открыть/Комментировать
2022-06-16 18:04:13
Сез "Декатлон"нан әйбер ала идегезме?
Anonymous Poll
61%
Әйе, анда арзан һәм сыйфатлы тауар сатыла
18%
Юк, башка кибетләргә йөрим
21%
Безнең авылда андый кибет юк
99 voters339 views15:04
Открыть/Комментировать
2022-06-16 18:01:18 "Декатлон" спорт тауарлары челтәре Русиядә кибетләрен яба башлый. Казанда - 27 июньнән, Уфада - 26 июньән. Бу тауар китерүдә авырлыклар туу белән аңлатыла. Әлегә сүз "ябып тору" турында гына бара.
329 views15:01
Открыть/Комментировать
2022-06-16 16:57:03
Беренче мөрәҗәгатьне әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова Актаныш шурасы депутатларына язган. Ул депутатлардан Фәттаховның вазифасыннан китүен расламауларын сораган. "Бүген Энгел Фәттахов безнең яклауга мохтаҗ. Җимергеч көчләр башлаган мәгълүмат сугышы нәтиҗәсендә мондый җитәкчеләрне югалту – җинаять" дип язган Хәбетдинова.

Икенче хат – Актаныш халкының күмәк мөрәҗәгате Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка атап язылган. "Әлбәттә, вандаллык - аяныч күренеш, әмма кабатланган икенче очракны без провокация буларак кабул итәбез. Актанышка гына түгел, бөтен татар милләтенә каршы эшләнгән кырын эш ул", диелә хатта.

Хәбәр Азатлык сайтында.
349 viewsedited  13:57
Открыть/Комментировать
2022-06-16 16:19:33 Википедиядә Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт егетләренең исемнәре тупланган яңа сәхифә ачылган

Анда 140 хәрбинең исеме бар. Исемлеккә Татарстан һәм Башкортстанның гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә, Украинада яшәгән татар-башкорт егетләре дә теркәлгән.

Чыганак буларак Азатлык радиосы алып барган исемлек тә кулланылган. Хәзерге вакытта бу Азатлык исемлегендә Татарстаннан – 70, Башкортстаннан 108 хәрбинең исеме бар.

Рәсмиләр үлгән сугышчылар турында мәгълүматны соңгы тапкыр мартта бирде, ләкин үлем хәбәрләрен көн саен диярлек район башлыклары, район басмалары биреп бара. Азатлык исемлегендә бары тик җирләнгән яки үлемнәре рәсми танылган фамилияләр генә.

Википедиягә сылтама.
328 viewsedited  13:19
Открыть/Комментировать