Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Украина качагы: 'Русия чигендә чишендереп тикшергән кебек бер | Azatlıq Radiosı

Украина качагы: "Русия чигендә чишендереп тикшергән кебек бер илдә дә тикшермәделәр"

Сугыш барган Украинадан Кырымга туры юл белән кайту мөмкинлеге юк. Украина ватандашы булган кырымтатар егете Максут Алимов Украинадан Кырымга 5 ил аша 5 мең чакрым узып кайтырга мәҗбүр булган. Юлддагы михнәтләр турында ул Азатлыкка сөйләде.

— Паспорт контролен узганда бернәрсә аңлатмыйча минем украин паспортымны, янымда булган башка документларымны каядыр башка бинага алып китеп, "көтегез", диделәр. Ярты сәгатьтән соң, бер өлкән җитәкче булса кирәк, мине бинага алып китеп читлеккә утыртты. Бер сәгатьтән артык читлектә тоттылар. Аннары бер бүлмәгә алып китеп, сорау алдылар. Мине баштан аяк чишенергә мәҗбүр иттеләр, тәнемдә татуировка барлыгын тикшерделәр. Минем тәнемдә андый нәрсә юк. Сорау алганда минем сөйләгәннәремне компьютерга язып утырдылар, телефон кодымны әйттереп, аннан алынган барлык мәгълүматны үз компьютерларына күчереп алдылар, дип сөйләде ул.

Мәкалә Азатлык сайтында.
Вакытлыча көзге сайтта.
Телеграмда