Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Википедиядә Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт еге | Azatlıq Radiosı

Википедиядә Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт егетләренең исемнәре тупланган яңа сәхифә ачылган

Анда 140 хәрбинең исеме бар. Исемлеккә Татарстан һәм Башкортстанның гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә, Украинада яшәгән татар-башкорт егетләре дә теркәлгән.

Чыганак буларак Азатлык радиосы алып барган исемлек тә кулланылган. Хәзерге вакытта бу Азатлык исемлегендә Татарстаннан – 70, Башкортстаннан 108 хәрбинең исеме бар.

Рәсмиләр үлгән сугышчылар турында мәгълүматны соңгы тапкыр мартта бирде, ләкин үлем хәбәрләрен көн саен диярлек район башлыклары, район басмалары биреп бара. Азатлык исемлегендә бары тик җирләнгән яки үлемнәре рәсми танылган фамилияләр генә.

Википедиягә сылтама.