Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Мәскәүнең тикшерү изоляторларында һәм Сахарово бистәсендәге ма | Azatlıq Radiosı

Мәскәүнең тикшерү изоляторларында һәм Сахарово бистәсендәге махсус кабул итү урынында Украинаның кимендә 358 ватандашы тотыла, дип хәбәр иткән "Коммерсантъ"ка Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкилләре һәм Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары.

Сак астында тотучылар арасында 60лап кешене Украина үтенече белән тоткарлаганнар – бу төрле җинаятьләр, шул исәптән зур җинаять кылган өчен ватанында эзләнүче кешеләр, дип сөйләгән Кеше хокуклары шурасы һәм Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Ева Меркачева.

Калган украиннар – 180нән артык кеше Русиядә җинаять кылуда гаепләнә.

Тулырак хәбәр көзге сайтта.