Башкортстанда сораштырылган кешеләрнең 34 проценты эш урынында | Azatlıq Radiosı
Башкортстанда сораштырылган кешеләрнең 34 проценты эш урынындагы хезмәт шартларын биш баллдан өч балл дип бәяләгән, 15 проценты – ике балл, җиде проценты – бер балл биргән, дип хәбәр итә hh.ru Урал матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ". Канәгать булмаучыларның күбесе – медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтлар арасында диелә, аларның 24 проценты эш шартларын бер-ике баллга бәяләгән.
Респондентларның 22 проценты эш шартларына дүртле, 19 проценты бишле куйган. Хезмәт шартларын әйбәт дип бәяләүчеләрнең күбесе югары менеджмент вәкилләре (28 процент), маркетологлар һәм IT-белгечләр (25 процент).
Башкортстанда сораштырылган эшчеләрнең 76 проценты, югары хезмәт хакы түләнсә, начар шартлар белән килешергә әзер булуын белдергән.
Тулырак мәгълүмат көзге сәхифәдә.