Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Иминлекне гарантияләү мөмкин булмау сәбәпле 2023 елгы Евровиде | Azatlıq Radiosı

Иминлекне гарантияләү мөмкин булмау сәбәпле 2023 елгы Евровидение бәйгесе Украинада узмаячак. Бу турыда Европа тапшырулар алып баручылар берлеге белдерде. Әлеге музыка бәйгесен шушы оешма оештыра.

Бәйге шартлары нигезендә, җиңүче ил киләсе бәйгене кабул итә. 2022 елгы бәйгедә Украина җиңгән иде.

Хәзер Европа тапшырулар алып баручылар берлеге Евровидение-2023не Британиядә уздыру турында британ партнерлары белән сөйләшүләр башлый. 2022 елгы бәйгедә Британия вәкиле икенче урын алган иде.

Тулырак мәгълүмат көзге сайтта.