Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Британия эчке эшләр министры Прити Патель Wikileaks-ка нигез с | Azatlıq Radiosı

Британия эчке эшләр министры Прити Патель Wikileaks-ка нигез салган Джулиан Ассанжны АКШка тапшыруны хуплады.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Ассанджның бу карарны кире кагуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен ике атна вакыты бар.

АКШта Ассанжка барлыгы 18 гаепләү белдерелгән. Алар арасында WikiLeaks-та АКНың төрле хакимият оешмаларындагы яшерен документларны WikiLeaks-ка чыгарган өчен шпионлык турында канунны бозу гаепләүләре дә бар.

WikiLeaks-ка нигез салучыга АКШта барлыгы 175 елга кадәр төрмә җәзасы яный. Нәтиҗәдә ул гомеренең азагына кадәр төрмәдә булырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат көзге сәхифәдә.