Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Украина 1 июльдән Русия ватандашларына илгә керү өчен виза тәр | Azatlıq Radiosı

Украина 1 июльдән Русия ватандашларына илгә керү өчен виза тәртибе кертәчәк. Бу турыда Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

“Министрлар кабинетының көтелгән карарына күрә, 2022 елның 1 июленнән Украина РФ ватандашларына илгә керү өчен виза тәртибе кертәчәк”, дип язды ул Telegram-да.

Февраль аенда виза тәртибе кертүне сорап, петициягә имза җыю башланган иде. Зарур булган 25 мең имза җыелгач Зеленский хөкүмәткә бу мәсьәләне карарга кушып хат юллаган.

Виза тәртибе кертү илнең иминлеген һәм суверенитетын һәм территориаль бербөтенлеген саклау зарурлыгы белән аңлатыла.