Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Нурлат районыннан 39 яшьлек Айдар Хәеровны бүген җирләгәннәр, дип яза “Нурлат-Инфо” газетасы сайты. Хәеров 2000нче елны 2нче санлы шәһәр мәктәбен тәмамлаган, аннары Казан автотранспорт техникумында укыган. Соңгы елларда вахта юлы белән Арктика хәрби корылмасында эшләгән. 125 views13:30