Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Кырымтатар мәҗлесе Русиягә карата чикләүләрне көчәйтергә чакыр | Azatlıq Radiosı

Кырымтатар мәҗлесе Русиягә карата чикләүләрне көчәйтергә чакырды. Русиянең куәт оешмалары 17 февраль берьюлы берничә кырымтатарның өендә тентүләр уздырып, берничә кешене кулга алганнан соң, Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров мөрәҗәгать чыгарды.

"Аннексияләнгән Кырымда Русия кулга алган бөтен сәяси тоткыннарны кичекмәстән иреккә чыгару максатыннан Русиягә карата мөмкин булган бөтен халыкара сәяси-дипломатик һәм чикләү чараларын кулланырга кирәк" диелә белдерүдә.