"Бәләбәй хәбәрләре" газетына ябылу куркынычы яныймы? Башкортстанда "Бәләбәй хәбәрләре" газетын чыгаручы Габдулла Вафин үзенең җитәчесе, "Белебеевские известия" баш мөхәррире Светлана Шириня тарафыннан татар басмасын ябу максатында басым бару турында хәбәр итте. Баш мөхәррир дә, мәгълүмат чаралары агентлыгы вәкиле дә татар газетын ябу нияте булуны кире какты. Азатлык ике якның да фикерләрен белеште. Мәкалә Азатлыкның төп сайтында: https://www.azatliq.org/a/31897180.html Яки вакытлыча көзе сайтында: https://do1oc3pvp62pb.cloudfront.net/a/31897180.html Телеграмда гына 282 views13:51