Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Анападагы хәрби шәһәрчектә яшәүчеләр коймадагы капканы ошатмаг | Azatlıq Radiosı

Анападагы хәрби шәһәрчектә яшәүчеләр коймадагы капканы ошатмаган күршеләре өстеннән әләк язган. Бу хакта Любовь Соболь телеграм каналы яза.

Хатын-кызлар арасындагы бәхәс элеккеге хәрби Асия Шәрәфетдинованың төрле торак йортлар янындагы участоклар арасындагы коймага капка урнаштыруга каршы чыкканга туган. Бу капканы урнаштырырга кем рөхсәт иткән дигән сорауга Шәрәфетдинова күршеләренең берсеннән "бу саклану министрлыгы җире, нәрсә телибез, шуны эшлибез" һәм "без хәрбиләрнең хатыннары, безнең ирләр Украинада сезнең арт саннарыгызны каплый" дигән сүзләр ишетә.

Шуннан соң Шәрәфетдинованы "Бук сезнең хәрбиләрегез. Хәрбиләрнең гаиләләре – адәм актыклары. Хәрби операция дә – актык эш" сүзләрен әйтте диеп Русия гаскәрләрен "дискредитацияләүдә" гаеплиләр. Дөрес, мәхкәмәдә аның өстеннән әләк язган күрше хатыннары Шәрәфетдинованың чыннан да бу сүзләрне әйтүен исбатлый алмый; мәхкәмә Шәрәфетдинованы аклый.

Русиядә әләкләү гадәте советлар вакытындагы кебек кире кайтырмы?