Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Харьков өлкәсенең берничә районын утка тоту нәтиҗәсендә бер ке | Azatlıq Radiosı

Харьков өлкәсенең берничә районын утка тоту нәтиҗәсендә бер кеше үлде, икесе яраланды. Бу турыда Харьков өлкәсе башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, торак биналар җимерелгән һәм урман янгыннары башланган.

Харьков һәм аның бистәләре Украинада Русия сугыш башлаганнан бирле көн саен диярлек утка тотыла. Төбәк прокуратурасы мәгълүматларынча, август башында, атыш нәтиҗәсендә 1000нән артык тыныч кеше үтерелде, шуларның 50се бала, 2000нән артык кеше җәрәхәтләнде.