Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Украинада дүрт ай сугыш бара. Русия хакимиятләренең һәлак булу | Azatlıq Radiosı

Украинада дүрт ай сугыш бара. Русия хакимиятләренең һәлак булучылар турында мәгълүматны яшерәчәген фаразлап, Азатлык беренче көннән бирле сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен барлый башлады.

Фараз дөрес булып чыкты – югалган, һәлак булганнарның исемнәрен күпләр рәсми хәбәрләрдән түгел, ә Азатлык исемлегеннән белде.

Бүгенгә билгеле саннар – Русиянең Украинага һөҗүмендә Татарстаннан 84, Башкортстаннан 115 кеше һәлак булган.

Берничә көннән Азатлыкта яңа проект чыгачак. Сезнең тирәдә сугыш барганына әле дә ышанмаган кешеләр бармы? Бу сүзләрне һәм яңа проектны аларга җибәрегез.