Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска | Azatlıq Radiosı

Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш ителгән, дип яза "Ведомости". Бу хакта басмага дүрт чыганагы сөйләгән.

"Хәзер ял алуга гариза биргән вакытта, кулдан чит илдә ял ниятләнми дип язуны да таләп итәләр", дигән чыганакларның берсе. Шулай ук алдан әңгәмә үткәрәләр, геосәяси вазгыять хәзер катлаулы һәм Русиядән читкә китмәү – яхшырак дип аңлаталар", дип сөйләгән ул.

Шул ук вакытта чит илгә чыкмаячаклары турындагы вәгъдәләрен бозганда нәрсә булачагы турында депутат ярдәмчеләренә мәгълүмат бирмиләр, диелә.

Басманың тагын бер әңгәмәдәшчесе, чит илгә чыгуга турыдан-туры тыю юк, бу "киңәшләр дәрәҗәсендә" генә дип белдергән.

Канун нигезендә 450 депутатның һәркайсының штатта иң күбе җиде ярдәмчесе булырга мөмкин.

Март ахырында Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип хәбәр ителгән иде. Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк, диелде.