Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

'Уфа' футбол такымы финанс проблемалар аркасында Беренче лигад | Azatlıq Radiosı

"Уфа" футбол такымы финанс проблемалар аркасында Беренче лигадан китәргә мөмкин.

"Уфа"ның мөдире Шамил Газизов финанс кыенлыклар барлыгын раслады, дип яза "Новости Башкортстана" телеграм каналы.

“Финанслау белән һәрвакыт проблемалар кичердек. Алар күптән башланды. Беренче лигадан китәрбезме? Без түзәрбез дип уйлыйм ", дигән ул.

Шул ук вакытта Башкортстан Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүдә бик тырыш. Бу атнада 25нче ярдәм җибәрелде.

Эш булмау сәбәпле, Башкортстандагы ирләрнең күбесе вахта юлы белән Себергә китеп эшли.

Украина сугышына китеп һәлак булучы башкортстаннарның саны көннән-көн арта. Аларның рәсми расланган саны 170тән артты.