Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Узган атна Лондондагы 'Заман' татар-башкорт җәмгыяте чәкчәк әз | Azatlıq Radiosı

Узган атна Лондондагы "Заман" татар-башкорт җәмгыяте чәкчәк әзерләү остаханәсе оештыруы турында хәбәр иткән идек инде. Аларның эшчәнлеге моның белән генә чикләнми. Татар конгрессына кермәсәләр дә, лидерлары булмаса да алар татар тарихы, ислам дине турында лекцияләр дә уздыра, балаларга татарча бәйрәмнәр дә ясый, пикникларга да чыга.

"Хәзерге вакытта бездә оештыручылар, волонтерларның искиткеч такымы формалашты, үзебезнең команда белән горурланам, анда үзара хөрмәт, ышаныч, кирәкле эшне эшләргә әзерлек бар. Барысының да позицияләре тигез", ди җәмгыять вәкиле Әмирә Гатина.

"Татар конгрессына керү оешмага ни бирә? Быелгы җыендагы резолюция текстын күргәч, безнең исләребез китте", ди ул.

Туларак монда, ачылмаса көзге сайт аша керегез.