Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

28 август - быелгы җәйнең соңгы якшәмбесен кыскача хәбәрләрдән | Azatlıq Radiosı

28 август - быелгы җәйнең соңгы якшәмбесен кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз

Мәскәүдә Русия армиясе баш штабы хезмәткәренең BMW X6 машинасына ут төртүдә шикләнелгән 65 яшьлек ханым тоткарланган. Тоткарланучы үзенең гамәлен Украинадагы сугышка каршы булуы белән аңлаткан. Бу хакта "Baza" яза.

Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Запопрожье атом электр станциясендә төрмә булдырган һәм шунда волонтерлар, эшмәкәрләр һәм гади халыкны җәфалый. Бу хакта "Көнчыгыш хокук яклау төркеме"нә сылтама белән Интерфакс-Украина хәбәр итә. Хокук яклаучылар сүзләренчә, төрмә булдыручылар аны "Энергетик" дип атый. "Тоткарланганнарны "вагнерчылар" электр тогы белән җәфалый, целлофан пакетлар белән буа, аяк табаннарына хлор кушылмасын агыза һәм башкалар" дип хәбәр ителә хокук яклаучылар хәбәрендә.

800дән артык ятим һәм ата-анасы карамагыннан мәхрүм калган балаларны куркыныч төбәкләрдән эвакуацияләү планлаштырыла, ди Украинаның вакытлыча басып алынган җирләрне реинтеграцияләү министры Ирина Верещук. "Хәзер Запорожье, Днепропетровски һәм башка төбәкләрдән мондый балаларны максатчан эвакуацияләү башланды. Без 800дән артык баланы эвакуацияләргә уйлыйбыз", диде ул. Җәй көне Одесса һәм Чернигов өлкәләрендәге интернатлардан 127 бала, опекуннары белән бергә, реабилитация өчен чит илгә озатылды. Гомумән алганда, Украинада сугыш башлангач, 24 февральдән, 6000дән артык ятим имин төбәкләргә күчерелде.

Самарда Тикшерү изоляторында утыручыларны мәхкәмәгә богауларда китерә башлаганнар. Бу хакта үз Телеграм каналында адвокат Руслан Нәгыев яза. "Минем яклауда булучыны СИЗОдан мәхкәмәгә богауларда алып килә башладылар. Аның сүзләренчә, гаепнең нинди авырлыкта булуына карамастан, башкаларны да мәхкәмәгә алып барганда кулларын һәм аякларын чылбыр белән богаулыйлар.... Бу ачыктан-ачык кеше хокуклары һәм БМОның җәфалауларга каршы конвенциясен бозу. Кеше бит әле хөкем ителмәгән, ә бәлки акларлар" ди Нәгыев.

Әлегә шундый хәбәрләр. Сездә, бәлки, күңеллерәк хәбәрләр бардыр. Булса, безнең белән дә бүлешегез. Бергәләп укыйк, карыйк. Азатлыктан аерылмагыз.