2022-06-07 17:02:47
"Әссәламу гәләйкум дуслар! Көн башыннан файдалы гамәл кылыйм әле- рецепт белән уртаклашам! Әлеге мамык кебек йомшак тортны узегездә сакларга онытмагыз! Ни өчен дигәндә бик кадерле рецепт бу! Кулыма килеп эләккән бирле "медовик" тортын мин тубәндәгечә пешерәм!
Камыр өчен: -он 300-500 гр -шикәр комы -150-200 гр -атланмай 100 гр -йомырка 2 шт
-3-4 кашык бал -чәй содасы 1 чәй калагы
Крем өчен: -атланмай (сыер мае )-300 гр - куертылган сөт (сгущенное молоко (вареное) – ярты банка
Бал, шикәр комы, майны эмаль савытка салабыз, яхшылап болгатабыз һәм парда эретәбез. Бөтенесе эреп беткәч, сода өстибез. Ак куе масса барлыкка килгәч, уттан алабыз. Йомырка сытабыз һәм тиз генә болгатабыз. Каты булмаган, бераз кулга ябыша торган камыр әзерлибез һәм пакетка төреп 30 минутка суыткычка куябыз. Кирәкле вакыт үткәч, кунага бераз он сибеп камыр басабыз, шарчыклар әзерлибез. Бик юка итеп коржлар җәябез һәм тәлинкә ярдәмендә кырыйларын тигезләп кисәбез, чәнечке белән берничә җирдән тишкәлибез. Коржларның кырыйларын пешеп чыккач кына кисәргә мөмкин. Әзер коржларны 200 градуслы мичтә пешерәбез. Коржлар бик тиз пешә.
Крем өчен эретелгән майны савытка салабыз, миксер белән туглыйбыз, сгущенка кушабыз һәм болгатабыз. Камырдан калган кисәкләрне һәм чикләвекне аерым блендер ярдәмендә яки уклау белән ваклыйбыз. Бергә кушабыз.
Коржларны әзер крем белән майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә тезәбез. Кырыйларын чикләвек һәм валчык белән бизәргә була.
(рецептның авторы Гөлчәчәк апа Фатхулова)
957 views14:02